Мәшһүр татар композиторы Фасил Әхмәтовны искә алу кичәсе була

Мәдәни чарада Рафаэль Сәхәбиев, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Хәлим Җәләй кебек композиторның иҗатташлары, консерваториянең фольклор ансабле, укытучылары, шулай ук туганнары катнаша. Эльмир Низамов, Гүзәл Җиһаншина, Базарбай Бикчәнтәев, Руслан Әбдрәфыйков, Айгөл Гардисламова һәм консерватория студентлары Фасил Әхмәтов әсәрләрен башкарачак. Кичәгә керү – бушлай, дип хәбәр итте кичәне оештыручылар.
Белешмә өчен.
Фасил Әхмәт улы Әхмәтов 1935 елның 23 маенда Татарстанның Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туган. Аның балачак һәм үсмер вакыты авыр сугыш һәм аннан соңгы мохтаҗлык елларына туры килә. Музыкага булган сәләтне үстерү өчен җирлек тә, шартлар да юк кебек... Ләкин әтисенең кечкенә генә тальян гармуны Фасилне зур юлга алып чыгып китә. 1952 елда ул Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлегендә укый башлый. Бер үк вакытта теория һәм композиция классында белем ала. Казан дәүләт консерваториясендә укуын композиция буенча дәвам итә.
Фасил Әхмәтовның халык арасында таныла башлавы да нәкъ консерваториядә укыган елларына туры килә. 1950 еллар ахырында бер-бер артлы радио-телевидениедән аның җырлары һәм романслары яңгырый башлый. Студентлык чорында язылган фортепьяно өчен сонатинасы исә белгечләр тарафыннан татар музыкасында яңалык итеп билгеләнә. Композиторның беренче кыллы квартеты аеруча шөһрәт казана. Бу әсәр, мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, дөньяны әйләнеп чыга. Консерваторияне тәмамлагач, композитор Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор булып эшли башлый. Соңрак укуын аспирантурада дәвам итә, параллель рәвештә, консерваториядә дәресләр алып бара.
1975 елда Фасил Әхмәтовны Татарстан китап нәшриятына музыкаль мөхәррир итеп чакыралар. Шул елны «Фәрит Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен ул, Россиядә беренчеләрдән булып, Михаил Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әлеге уңыш аны яңа әсәрләр язарга этәрә. Бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр дөньяга килә. Бу елларда композитор театр белән дә мавыга, дистәләгән спектакльләр өчен музыка иҗат итә. Татар музыка сәнгатен үстерүдә зур хезмәтләр калдырган Фасил Әхмәтов 1988 елда соңгы еллардагы әсәрләре, “Казан симфониясе” һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип табыла.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/21/114779/Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.