Мәктәп әти-әнигә якынаермы?

Илебездә Бөтенроссия әти-әниләр университеты барлыкка килүе ихтимал. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренчә, ул мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.
Бүген мәктәп һәм әти-әниләр арасында элемтә юк диярлек. Элегрәк мәктәпләрдә ел саен һәр сыйныфта теләгән әти-әнигә килеп карау мөмкинлеген күздә тоткан ачык дәресләр үткәрелсә, бүген инде уку йорты территориясенә дә үтеп керермен димә. Тимер коймалар, электрон ачкычлар, турникетлар... Балалар иминлеген саклыймы мәктәп әллә әти-әнидән читләшәме – белмәссең. Нәтиҗәдә, баланың иң якын кешеләре укытучының баладан ниләр таләп итүен, улында яки кызында укуга мотивацияне ни рәвешле үстерергә, китап укуга мәхәббәтне ничек уятырга икәнен аңламый. Шуңа да психологиядәге иң гадәти алымнарны да куллана белмәгән әти-әни өй эшләрен тикшерү яки биремнәрне эшләүдә ярдәм итү белән генә чикләнә. Ә кайчак “икелеләр” өчен балага эләгә дә әле.

Шуңа да әти-әниләрне, сәеррәк яңгыраса да, мәктәп белән бер дулкында эшләргә өйрәтергә ниятлиләр. «Бер әти йөз укытучыдан да өстен», «Баланың серле дөньясы. Абый-апасынан бала нигә өйрәнә?», «Бер-беребезне тыңларга һәм ишетергә өйрәнәбез», «Минем балам башкалар кебек түгел», «Юк»дип әйтергә өйрән» һ.б. шуның ише темалар әти-әниләр университетындагы дәресләр темасы булырга мөмкин. Сүз уңаеннан мондый уку йорты булдыру идеясе инде яңа түгел һәм кайбер төбәкләрдә алар инде эшләп килә.

Әйтик, Волгоградта бу башлангычны югары бәялиләр.
- Бу галимнәр, укытучылар, психологлар, ата-аналар, балалар аралашуы өчен фармаль булмаган мәйданчык. Дәресләр-очрашулар атнага, айга бер яки сессияләп вуз базасында уздырылырга мөмкин. Безнең университетта һәм аның филиалларында мондый очрашулар аена бер тапкыр уза. Алар бушлай, - ди проект җитәкчесе, Волгоград социаль-педагогик университеты доценты Елена Евдокимова.

сылтама: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13387
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10985
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8196
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3727
    7
    75
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4285
    2
    67
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...