Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Леонид Рошаль белән очрашты

ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Россиянең танылган педиатры һәм хирургы, җәмәгать эшлеклесе, профессор, медицина фәннәре докторы, Мәскәүнең кичектергез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-җитештерү институты директоры Леонид Рошаль белән очрашты.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Ирина Питулова да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Леонид Рошаль Казанга бүген "Пирамида" комплексында узачак "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Ул шулай ук Татарстандагы беренче балалар хосписы белән танышырга да ниятли.
"Минем Татарстанны яратуым берәүгә дә сер түгел, тормышымда Татарстан белән бәйле хатирәләр шактый. 1941 елда мин Чистайда мәктәпкә кердем. Сездә медицина бик көчле, яхшы кадрлар әзерләгәнсез. Әмма һәр чорга - үзенеке, һәрчак яхшыдан яхшы булуны телибез. Татарстанда сәламәтлек саклауга күрсәткән игътибар - үрнәк алу өчен мисал. Татарстанда бик күп яңа һәм кызыклы эшләр башкарыла", - дип билгеләп үтте Леонид Рошаль.
Минтимер Шәймиев кунакка республикага ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде: "Сезнең Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан килүегез мөһим. Һәр бәйрәмне кунаклар бизи, ә сезнең кунак булып килүегез - бәйрәмне бизәү дә, медицина хезмәткәрләренә, республикага хөрмәт тә. Казанга килгән вакытта яки төрле форумнарда катнашканда очрашканда, сез, сугыш елларын искә алып, һәрчак Татарстанга рәхмәт белдерәсез, ул чакта республика күп кешләрне үзенә сыендырды", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/19/110582/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.