Логотип
Яңалыклар

​Миңнехановка Копенгагенда чүп яндыру заводының ни өчен шәһәр үзәгендә төзелүен сөйләделәр

Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенның тарихи үзәге белән янәшә тау сыман төзелгән Amager Bakke Чүп яндыру заводы эше белән танышты. Республика җитәкчесенә предприятиенең үзенчәлекләре һәм аны төзү урыны сайлау сәбәпләре турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Amager Bakke — Чүп эшкәртү заводы, җылылык электр үзәге һәм тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнә торган парктан торган комплекс. Проектны Bjarke Ingels Group архитектура бюросы эшләгән.

Завод тулы егәрлегенә эшли башлагач, елына 560 мең тонна чүп эшкәртә. Бүген ике бертөрле линия эшли, аларның бер сәгатьтә җитештерү егәрлеге 35 мең тонна тәшкил итә. «Чүп яндыру заводы биредә җылыту системасы узганга төзелгән. Каты көнкүреш калдыкларын яндырудан чыккан җылылык челтәрләргә җибәрелә», — дип сөйләде завод вәкиле.

Amager Bakke комплексының 30 мең квадрат метр чамасы түбәсе актив ял итү паркы итеп ясалган.



Рөстәм Миңнеханов заводны карап чыкты, калдыкларны кабул итү пункты белән танышты, силос башнясын һәм шлаклар саклану урынын карады. Аннары Татарстан делегациясе чүп яндыру, пар турбинасын һәм җылылык алмашу системасын карады.

Татарстан Президенты чүпне яндыруда кулланыла торган технологияләр, гражданнардан һәм сәнәгать предприятиеләреннән китерелә торган калдыклар күләме белән кызыксынды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/03/183854/

Фото: tatarstan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар