Логотип
Яңалыклар

«Мин бу китапны бер кичтә укып чыктым...»

Әбрар Кәлимуллин исемендәге Саба район китапханәсе каршында «Әдәби кунакханә» клубы эшли. Аның моңарчы булган ике утырышына якташ язучылары  Гөлсинә Галимуллина һәм шагыйрә Илмира Гыймаева чакырылган булган. Ә өченче утырышның кунаклары Казаннан ук кайтты: язучы, шагыйрә, атаклы ресторатор Равилә Шәйдуллина һәм режиссер, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали. 

«Әдәби кунакханә» клубы, гадәттә, чәй өстәле артында уза. Бу юлы да аның утырышы «Тулпар» кафесы залында үтте. Зур табын артына Саба районы китапханәчеләре һәм китап яратучылары җыелган иде. Сүз язучы Равилә Шәйдуллинаның «Ялантауга ай кунган» повесте хакында барды. 



«Мин бу китапны бер кичтә укып чыктым», – бик күпләр шушы хакта әйтте. Сүз алган һәркем язучыга сорау арты сорау яудырды, күбесе теге яки бу геройның язмышын башкачарак юлга борып булмый идеме, дип кызыксынды. 

– Әсәр чын тормыштан алып язылды, – дип җавап бирде Равилә Шамил кызы. –  Мин беркемнең дә язмышын үзгәртмәдем: ничек бар – шулай яздым. Уйлап чыгарып яза да белмим. Моңарчы туплаган тормыш тәҗрибәмне генә кәгазьгә төшерәм.    

«Ялантауга ай кунган» повесте буенча фильм төшерергә җыенган Нурания Җамалига да сораулар байтак булды. 

– Минем бу сорауларның күбесенә әлегә җавабым да юк, – диде ул. – Бик тирәнтен итеп уйласаң, «Булдырып чыга алмам», – дип куркып, ниятеңнән кире чигенүең дә бар. Шуңа күрә мин фильмга тәвәккәлләп тотыну яклы. Аннан күз күрер.

Утырышны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр директоры Ләйсән Билалова алып барды. 

Бу көнне Саба агрокөллияте студентларына Нурания Җамалиның Равилә Шәйдуллина әсәре буенча төшерелгән «Үксезләр» фильмы да күрсәтелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар