Логотип
Яңалыклар

МИН БИТ СИНЕ ШУНДЫЙ САГЫНДЫМ!

Ак чәчәкләр кебек ап-ак карлар яуган серле бер кичтә филармониядә җыр, шигырь тантана итте! Үзе дә декабрьнең бер гөле булган шагыйрә Эльмира Җәлилова «Җанымда яз булып кал әле» дип исемләнгән бәйрәменә җыйды. Шыгрым тулы зал. Мәгънәле, чын җырга сусаган тамашачы. Затлы җырчылар. Шигъри кичәгә шулкадәр дә яратып килерләр икән! Ә урамда билет сорап торучыларны күрсәгез... 
Һәм менә сәхнәдә – Эльмира! Әле озын зәңгәр күлмәктән, әле ап-агыннан.  Сылу. Мөлдерәмә зәңгәр күзләре белән бар дөньяны яктыртып, җылытып, шигырь укый. Мин инде аларны, китабындагы шигырьләре белән бербөтен итеп кабул итеп, күңелдән яңартып утырам.  


Мин бүген күкләрдә уяндым! –
Болытлар юрганын ябынып!
Кояштан шикләнмә! Бүген мин
Битеңнән үбүче таң булып!..


* * *
Йолдызлардан келәм чигәм.
Күккә күз сал,
Юл табалмый өзгәләнсәң әгәр.
Аз да, күп тә түгел. Безнең ара –
Яратудан яратуга кадәр!..


* * *
Бик кыендыр сиңа минем белән...
Керфегемдә кар эрегән. Яшьләр түгел!
Ак каласы килеп аклана җан:
                                миңа үзем белән
Үземә дә яшәү җиңел түгел!


* * *
Утка сал, суга сал син мине –
Үзең дә бер дөрләп ян әле!
Үземә булмасаң – булмассың,
Җанымда яз булып кал әле!!!


Ул – Төн кызы, ул – Ай кызы, ул – Күк кызы. Кечкенә чагында ук аңа шигырь җиле кагылган. Юкса, нәни кыз әтисеннән күктәге йолдызны алып бирүен сорар идеме?! Бераз уйнап, аннан кабат күккә элеп кую турында хыялланыр идеме?..
Ә җырлары? Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Айгөл Бариева Эльмира шигырьләрен җырга салган. Ул җырларны залдагыларга Зәринә Хәсәншина, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов, Лилия Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Айгөл Бариева, Рифат Зарипов, Зөлфирә Шәйдуллина, Ленар Сәйфиев, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтовлар җиткерде. «Мин бит сине шундый сагындым», «Мәхәббәт яңгыры», «Яратып кавышканнар», «Җанымда яз булып кал әле»ләр... Йолдыз, Луиза Янсуар, Эльмира өчәүләп кабат шигырь дулкынына күчерде. Әллә нинди хыялый, якты кич булды ул. Эльмираны кар астыннан шыткан умырзаяларга тиңләделәр. Бәйләм-бәйләм чәчәкләргә күмделәр.   
Ә мин Эльмираның авыл, балачак турындагы шигырьләрен тыңлап,  аның мәктәп елларын, энҗе кебек тезеп кенә язып «Ялкын»га юллаган шигырьләрен искә төшереп утырдым. Без конверттагы почеркыннан ук хатның Эльмирадан икәнен танып ала идек. Исемдә: студент чагында ук «Кыз күңеле» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыкты. «Якташым, адашым Эльмира апама истәлек өчен беренче китабым» дип язып бүләк иткән ул китабы
миндә саклана. Эльмира да – Актаныштан: Сөн кызы,  Аештан. Бераз авылдашым да әле. Чөнки әтисе Дамирның Чишмәбашын безнең Байсардан Сөн күпере генә аерып тора. Бер мәктәптә укыдык. Бездән ике класс алдарак укыган математик, спортчы, фотограф егет ул чакта ук максатчан, тырыш булуы белән аерылып тора иде... 
 Эльмира белән Аеш мәктәбенә очрашуга кайтулар (эчкерсез, ярдәмчел, кайгыртучан кыз авылы, аның халкы өчен үлә язып тора  – Актаныштан Аеш юлына борылуга, юлда машина көтеп торган апаларны, авылдашларын «Әйдә, бу апаны алыйк инде, Илгизәр абый», «Утыртыйк инде, туңып беткәннәр!» – дип өзгәләнеп, авылдашлары өчен җанын бирердәй булып, аларны машинага чакырулары, яныбызга тагын берничә хатын-кызны сыйдыруларыбыз әле дә күз алдымда); әтисе, хуҗалык җитәкчесе  Дамир белән мәктәптә эшләүче әнисе Рәйханә, «апам» дип өзелеп торучы сеңелесе, алтынчыда укучы Гөлнара (еллар узгач ул да журналист булачак, берничә шигырь китабын чыгарачак), кечкенә энесе... Өйләрендәге рәхәт бер җылылык (Дамир белән Рәйханәнең бер-берсенә «әтисе», «әнисе» дип тәмле тел тел белән эндәшүләренә сокланган идем шунда), Эльмира белән Робертның туй мәҗлесендә утырулар (Сөн буендагы Чуракай килене булды ул), диплом яклау, бәбиләр туу, китаплар чыгу...  
...Җыр, шигырь, музыка дулкынында еракта калган матур хатирәләр кинокадрлар кебек күз алдыннан үтте.
Чәчәкләр, чәчәкләр!.. Халык йөгерә-йөгерә чәчәкләр менгерә. Иң кадерле кешесе, дуслары, танышлар, таныш түгелләр дә бар. Ә менә берсе белән залны таныштырды!  Чиксез дулкынланган, күңел кыллары өзелер чиккә җитеп тартылган Эльмираның тавышы калтырап чыкты: «Әтием!..» 
Матур, ихлас, ягымлы Эльмираның иҗаты да үзе кебек нәзберек, нәфис, затлы. Ә күңелдә Филүс Каһиров тавышы белән аның җыры чыңлый һаман:

              Еллар кичеп, әрнүемне ишет –
              Мин бит сине шундый сагындым!...


Рәхмәт сиңа, Эльмира! Бу дөньяны ямьләп йөргәнең өчен, җырларың өчен, безне бәхетле кичтә йөздергәнең өчен!.. 
      
        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар