Милли бизәкләр күргәзмәсе ачылды

Шунысы игътибарга лаек – күргәзмәдә милли орнамент өлкәсендә эшчәнлекләре белән танылган яшь дизайнер-рәссамнар катнаша: Артур Шагеев (Казан) – «Maturliq» бренды, Ринат Сәфәров (Казан) – «Мирасыбызны саклап» бренды, Ләйсән Мәрдәншина (Мәскәү) – Mardesign студиясе, Мира Рәхман (Мәскәү), Диләрә Гадеева (Казан) – «Милли» чәчәкләр студиясе.
Әйтергә кирәк, бу – милли юнәлештәге график дизайн эшләрен бер экспозициягә берләштерүнең тәүге очрагы.
Яшь дизайнерлар татар бизәкләрен көндәлек тормышта очрый торган әйберләргә – мендәр, футболка, свитшотлар, яулыклар, календарьлар, телефон тышлыклары, открыткаларга төшергән. Шулай итеп, алар милли орнаментны көнкүрешнең төрле өлкәләрендә кулланып булуын исбатлый.
Татарстан башкаласы - бүген Русиядә туристлар иң күп килә торган шәһәрләрнең берсе. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәрнең милли йөзе булуы бик зур әһәмияткә ия. Бүген милли орнамент казанлыларның торагын һәм киемен бизи, урамда реклама постерларында һәм сәүдә брендларында очрый. Ачык төсләр файдаланып, яңа композицион алымнар кулланып, яшь дизайнерлар татар орнаментын бүгенге кеше тормышының әһәмиятле бер ягына әйләндерергә, традицияләрне кире кайтарырга телиләр, һәм милли бизәкләр аша татарларны үз халыкының гореф-гадәтләре белән кызыксынуга этәрәләр.
Мөгаен, бу күргәзмә ачылуны татар орнаменты үсешендә яңа бер күренешкә ишарә итүче вакыйга диеп тә бәяләргә буладыр, чөнки без бүген татар бизәкләренең актив рәвештә кешенең көнкүреш тормышына кереп баруын күрәбез.
Күргәзмә 15 майга кадәр эшли.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениБик матур пар булганнар гомерен генэ аз биргэн Аллакаем. Урыны ожмахта булсын. Ул безнен кунеллэрдэ.Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.