Милли алгарыш чоры кабатланачак – Розалина Шаһиева

Милли алгарыш чоры кабат кабатланачак, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, галимә, шагыйрә Розалина Шаһиева.
«Фәнни гипотезалар буенча, һәр 500 ел саен үзгәреш, кабатлану бара, - ди Розалина Шаһиева. - Ә хәзер без башка тормышта яшибез, бик зур тизлектә тәрәккыят итәбез. Шуңа күрә милли алгарыш чоры, әлбәттә, кайтачак. Фаразлый алмыйм, мин сәясәтче түгел, мин - сәнгать белгече һәм шагыйрә. Ләкин күңелем белән тоям. Бу көннәр һәрбер кешенең күңелендә яши. Яшьләребезнең дә бүгенге техноген чор пәрәвезеннән арынып, күзләре ачылачак бу дөньяга. Һәрбер милләтнең үз хокукы бар. Без сәяси яктан хокуклы, чөнки безнең илдә ике Президент. Менә шуннан файдаланып калырга кирәк. Алгарыш чорында без музейлар төзедек. Казан тәхетен кайтармасак та, Казан таҗының нөсхәсен (күчермәсен) булдырдык. Казан тәхетен күтәреп чыктык».
Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиеваның «Мәңгелек гөлләр»е быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Гомерен сәнгать һәм әдәбиятка багышлаган шәхес «Казан» милли-мәдәни үзәгендә татар тарихына багышланган музейны торгызуда да зур көч куйды.
«Музеебыз бөтен дөнья татарларына тәгаенләнгән иде, ләкин инде аңа хәзер модернизация кирәк. Моны хөкүмәт аңлар дигән өмет бар... Бездә дә татар тарихын чагылдырган зур музей булырга тиеш. Музейдан да озын гомерле нәрсә юк! Китап һәм музей - озын гомерле ике әйбер. Алгарыш чоры кайтачак. Реформалар, яңарыш, ургылыш булырга тиеш, ләкин кан коюлар кирәкми,» - ди Р. Шаһиева.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.