Логотип
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга яңа төр ярдәм күрсәтеләчәк

Июнь аенда эшли башлаган «Ватанны яклаучылар» фондының Татарстандагы филиалына өч мең ярымнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. «Безнең төп бурыч – ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү», – дип белдерде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында фонд җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Июнь аенда эшли башлаган «Ватанны яклаучылар» фондының Татарстандагы филиалына өч мең ярымнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Алты меңгә якын сорау хәл ителгән. «Безнең төп бурыч – ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү», – дип белдерде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында фонд җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Фондка мөрәҗәгать итүчеләрне иң беренче чиратта түләүләр һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алу буенча сораулар кызыксындыра икән. Ветераннарга һәм МХО катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча республикада 45 социаль координатор эшли. 
Психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Алар белән психологлар эшли. Республиканың 23 районында психолог кабинетлары ачылган. Калган районнарга белгечләр килеп йөри. 


 Республика клиник хастаханәсеннән кала, Казанда һәм Чаллыда хәрби хәрәкәт ветераннары госпитальләре медицина ярдәме күрсәтә. Алар югары технологияләр белән җиһазландырылган. Фондта шулай ук юридик ярдәм дә оештырылган. 


МХО ветераннарына һәм катнашучыларга федераль үзәк һәм республика хакимияте тарафыннан социаль ярдәм дә каралган. Бу исемлек әледән-әле тулыландырыла. Гүзәл Удачина әйтүенчә, әлеге категориядәге кешеләргә йортларына газ кертү буенча субсидия бирелә. Әмма ветеран йә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы анда пропискада булырга тиеш. 


Шулай ук фонд җитәкчесе ярдәм күрсәтүгә кагылышлы яңа канун проекты каралачагы турында хәбәр итте. Ул канун кабул ителгән очракта җир кишәрлекләре бирелә башлаячак. Бу ярдәмгә төгәл кемнәр дәгъва итә алачагын Гүзәл Удачина әлегә тәгаенләмәде. 


«Ватанны яклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы телефон номеры: 8 (843) 598-33-55. 
фото:  Фондның социаль челтәрләреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар