Логотип
Яңалыклар

Матурлык конкурсында җиңү ничә сум тора?

Һәр елны матурлык конкурсы финалыннан соң халыкны бер сорау борчый: оештыручылар сатылгандыр инде, быелгы җиңүче таҗны ничә мең сумга (әллә миллионгамы?) сатып алды икән?

 
Болай дип уйларга җирлек тә юк түгел. 2002нче елда Испаниядә булган хәл бөтен дөньяны шаулаткан иде. Бер журналист, гади катнашучы роленә кереп, матурлык конкурсында катнашып карады. Максаты – әлеге өлкәдә барысы да сатылган булуын, оештыручыларның һәм жюриның кызлардан ришвәт алуын дәлилләү иде. Һәм ул аны дәлилләде дә. Жюри рәисенә 37 мең евро ришвәт биргән, нәтиҗәдә, ниндидер бер номинациядә җиңү яулаган. Дөресрәге, җиңүен сатып алган булып чыга инде. Соңыннан жюри рәисенең ришвәт алуын фаш итеп язып чыгып, бу вакыйга бик зур шау-шу тудырган иде.

 
Ә бездә җиңүче булыр өчен күпме “төртергә” кирәк? Бу сорауны ишеткәч, ун елдан бирле “Мисс Татарстан” конкурсының режиссеры булган Михаил Волконадский көлеп җибәрде. “37 мең евро ришвәт бирсәләр, без ул акчага тагын ун ел буе рәхәтләнеп үзебезнең конкурсны уздырып бара алачакбыз. Андый бай журналистлар булса, туп-туры үземә килегез”, - дип шаяртты ул.
 

Берәү дә таҗны да сатып алмый, конкурста катнашу өчен акча да төртми – конкурсны оештыручы, “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова сүзләре бу. “Мисс Татарстан”ның уңышы – анда акча булмау. Без коммерция максатындагы проект түгел, ә тәрбияви максаттагы конкурс. Бездә бернинди акча төртү дә, сатып алулар да була алмый. Шуңа күрә безгә ышаның бар, шуңа күрә конкурс яши. Әгәр бездә “Мисс Россия” конкурсындагы кадәр бюджет булса, без Victoria's Secret дәрәҗәсендәге тамаша оештыра алыр идек”, - ди Изольда Сахарова.

 
Конкурста катнашучылар бернинди взнос акчасы да түләми икән. Аларны киендерү, яшәү урынына урнаштыру, ашату, мастер-классларга йөртү – барысы да “Мисс Татарстан” оешмасы җилкәсендә. Ә җиңүче таҗы күчеп йөри, “мисс”ларга бүләккә диадемалар бирелә.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар