Логотип
Яңалыклар

«Матисс, Пикассо, Шагал...» 

«Эрмитаж-Казан» Күргәзмәләр үзәге 

«Эрмитаж-Казан» Күргәзмәләр үзәге 


«Матисс, Пикассо, Шагал...» Күргәзмәсе мәдәни тормышыбызда гаҗәеп бер  бер вакыйга булды. Дөньяның атаклы музейларына барып, андагы сәнгать шедеврларын карап йөргәндәй хис иттек үзебезне. Вакыты шундый: бар кешенең дә җае да, мөмкинлеге дә юк. Ә бу Күргәзмә исә Эрмитаж җыелмаларындагы әсәрләр үрнәгендә 1910–1940 еллардагы Европа сәнгатен күзалларга ярдәм иткән беренче карлыгач булды дисәң дә ярый. Анда – төрле ил осталары тарафыннан иҗат ителеп, төрле сәяси жанрларны чагылдырган сәнгать әсәрләре, музейның төрле бүлекләрендә сакланган предметлар. Авангард күләгәсендә күмелеп, игътибардан читтә калган сәнгать әсәрләре аша билгеле бер чорны күздән кичерәсең, онытылып хозурланасың. Экспозициягә урнаштырылган скульптураны мин авангард картиналардан өстенрәк тә күрдем. Бронзадан коелган малай скульптурасы аеруча ошады. Күзләрендәге керфекләргә кадәр чын кебек! Сокланырлык! Үзем өчен шул чор рәссамнарын да ачтым. Мәсәлән, Георг Кольбе. Алар Матисс һәм Пикассо кебек популяр булмасалар да, эшләре таң калдырды. Каралы-аклы рәсемнәрдә төсләр палитрасын шулкадәр бай чагыла! 

1922 елда Италиядә «Новеченто» төркеме оеша, һәм ул исеме белән үк ХХ гасыр сәнгате тууын хәбәр итә. Классика белән натур студияне берләштерә алган скульптор Фраческо Мессина иҗатында да заманчалык сизелә. Аның эшләре экспозициядә Георг Кольбе, Эмиль Антуан Бурде, Фриц Бен һәм Герберт Гарбеныкылар белән  янәшә тора. 

Күргәзмәдә традицион сынлы сәнгать, скульптура һәм графика әсәрләре генә  урын алмаган. Янәшәдәге ар-деко стилендәге һәм киноафишалардагы костюм үрнәкләре дә игътибарны җәлеп итә. 

 Пабло Пикассо, Пол Синьяк, Георг Кольбе, Александр Архипенко, Эмиль Нольде әсәрләре һәркемне тәэсирләндерә. 

 Николай Гогольнең «Үле җаннар» әсәрен Марк Шагал зур осталык белән бизәгән. Рәссам хәтта узгынчы персонажлар, эпизодларны да игътибар үзәгендә тоткан. Күргәзмәгә куелган эшләрне Икенче Бөтендөнья сугышы өзгән зур полотноның фрагментлары дип карарга кирәктер.  Алар төрле юллар белән Эрмитажга килеп эләккән. Сәнгати кыйммәтләре бәһасыз. 

Күргәзмәнең кураторы – Дәүләт Эрмитажының Көнбатыш Европа сынлы сәнгате бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Борисовна Дёмина.   
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар