Логотип
Яңалыклар

Максатыбыз – чиста сайлаулар тәэмин итү

Сайлау-2024

Татарстанда ситуацион үзәктә иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эш кайный. Татарстан Республикасының «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы активистлары Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлау барышы буенча мониторинг уздыралар. Бөтен вакыйгалар – уч төбендәге кебек. «Яшь гвардия» оешмасының Татарстан буенча җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов бүген эшне Россия һәм Татарстан гимннарын җырлап башлап җибәрүләре турында сөйләде, бүген мониторинг үткәрүче Аграр университет студентлары белән таныштырды. Иртәгә аларны – Медицина университеты, 17 мартта Энергетика университеты студентлары алыштырачак. Интернет-киңлекләр аша сайлаулар вакытында уза торган барлык вакыйгаларны күзәтеп барулары турында хәбәр итте Руслан. Максатыбыз – Сайлауларның дөрес, ачык, чиста баруын тәэмин итүгә үзебездән – яшьләрдән өлеш кертү, диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар