Луара Шакирҗанова: “Чит төбәкләрдәге милләтәшләребезгә театрны “йоктырырга” кирәк”.

Театр – Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бер-берләре белән аралашу, телне үзләштерү, гореф-гадәтләрне барлау өчен иң кирәкле сәнгать төре. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия тетары музее мөдире Луара Шакирҗанова сөйләде. Ул бу көннәрдә Татар яшьләре көннәрендә катнашучы делегатларга мастер-класслар уздыра.
Җырны, мәсәлән, һәркем ялгызы гына да башкара ала. Биюне дә шулай. Театр исә үз эченә традицияләрне дә, халкыбызның борынгы көнкүрешен дә, бүгенгесен дә сыйдыра, җырны, биюне, сәнгатьле сөйләмне берләштерә, диде Луара Шакирҗанова. Аның фикеренчә, чит төбәкләрдәге милләтәшләребезгә театрны “йоктырырга” кирәк. Театр түгәрәкләре оештырып, атнага 1-2 тапкыр очрашсалар, елга кимендә 1 спектакль куйсалар да, бу бик әйбәт булыр иде.
Советлар Союзы таркалып, “тимер пәрдәләр” ишелеп төшкәч, Финляндия татарлары Луара Шакирҗанованы театр тарихы буенча лекцияләр укырга, яшьләргә спектальләр куюда ярдәм итәргә чакырган. Нәтиҗәдә, бергәләп “Беренче театр”, “Асылъяр”, “Галиябану”, “Туйлар узгач” пьесаларын сәхнәләштергәннәр. Спектакльләр кую аларны милләттәшләребезне җанландырып җибәргән.
Луара ханымның Татар яшьләре көннәрендә остаз буларак инде 3нче тапкыр катнашуы. Былтыр, мәсәлән, яшьләрнең сөйләменә күбрәк игътибар бирергә тырышканнар. Алар белән туган телгә багышланган шигырьләр өйрәнгәннәр. Бөтенләй татар телен белмәгәннәре дә читтә калмаган.
Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел, татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелүен истә тотып, мастер-классларда яшьләрне театр тарихы белән таныштыру, Тукайның кайбер шигырьләрен укырга, яттан сөйләргә өйрәтү ниятләнә.
“Беренче адымнар гади булырга тиеш, чөнки быел Татар яшьләре көннәре делегатлары арасында беренче мәртәбә килүчеләр күп. Аларның барысы да “Туган тел” җырын беләдер дип уйламый. Чит җирләрдә телдән мәхрүм булып яшәгән, әмма үзләренең татарлыкларын белеп, Татарстанга килгән егетләргә, кызларга әлеге чаралар аркылы миллилекнең бер орлыгын булса да салып җибәрү - төп максат”, – дип билгеләп үтте Луара Шакирҗанова.
http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.