Логотип
Яңалыклар

Җәлил белән «Моабит дәфтәрләре»нең юбилеен Казанда зурлап үткәрергә җыеналар

Февраль халык телендә батырлык ае дип йөртелә. Һәм монда хаклык бар: Ватанны саклаучылар көнен шул айда билгеләп үтәбез, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне дә шул айга туры килә.

Милләтебезнең чын мәгънәсендә горурлыгы булган батыр шагыйребезнең быел зур юбилее – тууына 110 ел тула. Мондый зур тантана алдыннан нинди уй-хыяллар белән яшиләр икән, дип, башкалабызның Гоголь урамында урнашкан Муса Җәлил музей-фатирына киттем. Ишекне аның мөдире Назирә Фәттахова ачты һәм вакытының бик тыгыз булуына карамастан, юбилей мөнәсәбәтләре илә алда торган эшләр белән таныштырды.

15-16 февраль көннәрендә «Җәлил укулары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырырга әзерләнәбез. Бик күп кунаклар килер дип көтәбез. Татарстан галимнәре белән бергә ут күршеләребез – башкортлар, Әзәрбайҗан, Петербург, Таулы Алтай университетларыннан да зур-зур галимнәр килер, дип торабыз. Германиядән һәм Чехиянең Карловы университетыннан Җәлил шигырьләрен чех теленә тәрҗемә иткән галимнәр белән онлайн аралашу булыр дип көтәбез. Иң сөендергәне – Казанга Җәлил юбилеена быел да аның кызы Чулпан киләчәк. Һәм, гадәттәгечә, буш кул белән түгел. Быел ул безгә Җәлилнең ике китабын вәгъдә итте. Беренчесе – аның 1929 елда гарәп имласы белән басылган «Иптәшкә» китабы. Бу шунысы белән кадерле: ул Җәлил иҗатының чишмә башында ук дөнья күргән. Шагыйрьнең әле икенче генә китабы. Тагын Чулпан ханым «Алтынчәч» операсының либреттосы басылган китапны да бүләк итәргә уйлый. Анысында кулдан ясалган шактый төзәтмәләр бар икән. Кемнеке икәне төгәл билгеле булмаса да, китапның сугышка кадәр 1940 елда нәшер ителүе ул төзәтмәләр Җәлилнеке булырга да бик мөмкин дип уйларга өмет бирә.

Быел февраль аенда безне тагын бер юбилей көтә. «Моабит дәфтәрләре»нең туган илгә кайтып, Татарстан Дәүләт музеена саклауга тапшырылуына – 50 ел. Шул уңайдан «Моабит дәфтәрләре»н укыйбыз» дигән акция уздырачакбыз. Аны КФУда Чулпан Муса кызы әтисенең «Була кайчак...» шигырен укып ачып җибәрәчәк. Аннары студентлар «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләрне төрле телләрдә яңгыратачак. Тагын шунысы әһәмиятле, Җәлил иҗатын яраткан һәркем бу акциядә катнаша, Җәлил шигырен укыганын видеога төшереп, музей сайтына җибәрә ала. Ә бер айдан соң, 16 март көнне, музей-фатир йортыбызда «Үлмәс җыр» дигән батырлык һәм шигырь бәйрәме оештырып, «Моабит дәфтәрләре»нә кергән 91 шигырьнең барысын да укып чыгачакбыз.

Күргәнегезчә, эшебез күп. Юбилейлар үтеп китү белән генә бетмәячәк, киресенчә, артачак кына әле алар. Җәлил турында күбрәк сөйләгән, язган саен, аның турында тагын да күбрәк белергә теләүчеләр саны да артачак. Быел язгы каникул көннәренә экскурсияләр үткәрергә гаризаларыбыз тулды инде. Узган елда да каникулда музеебызны 16 мең кеше карады. Замана баласын хәзер берни белән дә шаккатырып булмый дисәләр дә, малайлар-кызлар бирегә килгәч, Җәлил батырлыгына таң калалар. Милләттәшләребезнең башын кискән гильотина турында сөйләгәндә, тын да алмый тыңлыйлар. Шагыйрьнең шаян шигырьләренә, төрмәдә, фашист тоткынлыгында килеш ничек шундый шигырьләр язып була, дип аптырыйлар. 2013 елда музеебызда «Моабит дәфтәрләре»нең электрон варианты эшләнгән иде. Бу да яшьләргә Җәлил шигырьләре белән замана телендә, якыннанрак танышырга мөмкинлек ачты. Музеебызны күбрәк кеше караган саен, хуҗабикә буларак, күңелне шатлык, горурлык хисе били. Муса Җәлил – татар халкын бар дөньяга таныткан шәхесебез ул.

сылтама: http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар