Логотип
Яңалыклар

“Әлиф” спектакле меңьеллык мәдәниятне “искә төшерә”

20 сентябрьдә кичке 19.00 дә Камал театрының Кече залында Казанның бер төркем интеллектуал яшьләре “Әлиф” дигән спектакль куячак. Спектакльне “Калеб” һәм яңарак кына барлыкка килгән “Иҗади мохит” дигән мәдәни башлангычлар фонды тәкъдим итә.

“1927 елда татар мәдәнияте: зур үзгәршеләргә дучар була. Моңа кадәр гасырлар буена халыкка хезмәт иткән гарәп хәрефләренә нигезләнгән татар әлифбасын латин имлясына күчерәләр. 1939 елда кириллицага күчерелә. Күчеш вакытында 7 хәреф кыскартыла. Шунлыктан тел үзенең тирәнлеген, аһәңен югалта. Моңа кадәрге әдәби мирастан өзелү куркынычы килеп туа...” - Спектакльнең нигезенә шушы фикер салынган.

Ул өч өлештән тора: беренче өлештә гарәп имлясын бию ярдәмендә язу.
Икенче өлеш Г. Тукайның оригиналда язылган “Туган тел” шигырендәге хәрефләрне, шигырьдәге сүзләрне, шигырь юлларын яңгыратуны үз эченә ала.
Өченче өлеш беренче икесен берләштерә, ягъни Тукай шигыре 3 тавышта яңгырый. Биюче шагыйрьне җанландыра.

“Без аутентик (чын) татар җыры һәм тән, җан авазы аша халык тарафыннан онытылып баручы мәдәният катламына үтеп керергә тырышабыз. Хәзерге заман кешесенә ул заманның әдәби текстларын уку мөмкин хәл түгел”, - ди режиссер Туфан Имаметдинов.
“Безгә мәдәниятебез белән горурланырга кирәк, шул чагында телгә дә кызыксыну уяначак. Безнең мәдәният өчпочмак, түбәтәй мәдәниятем генә түгел бит”, - дигән фикердә ул.
Спектакльнең композиторы – Эльмир Низамов, хореограф – Марсель Нуриев. Төп рольдә – Нурбәк Батулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар