Көзге ярминкәләр башлана

Бу шимбәдә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли башлаячак. Быел түбән бәядән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге Яшел Үзән халкына да тудырылачак. «Яңа тура» ярминкәсе халык арасында шулай ук популяр булыр, дип өметләнә җитәкчеләр.
Хәтерләсәгез, узган ел Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла торган продукциягә ихтыяҗ аеруча зур булды. Кибетләрдә сатылган товарларга бәяләр күтәрелү халыкның ярминкәләргә агылуына китерде. Бу аңлашыла да, чөнки авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукциягә бәяне 25 процентка (!) түбәнрәк итеп куйды.

Җитмәсә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәттә декабрь азагына кадәр уза торган ярминкәләрне 2015 елда да дәвам иттерү карарын кабул итте. Бу Казан һәм Чаллыда яшәүче халыкка зур ярдәм булды. Чит ил товарын үзебезнеке белән алыштыру барганда, ярминкәләрнең әһәмияте бермә-бер артты.

Ярминкә «Яңа Тура»да да гөрләячәк

Ниһаять, 5 сентябрь көнне Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә быелгы көзге ярминкәләр башланып китәчәк. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шәһәр халкын яңа уңыш белән сөендерергә әзерләнә. Казанда ярминкәләр 8 сәүдә мәйданчыгында оештырылыр, дип уйланыла. Совет районы халкы «Казан» агросәнәгать паркы һәм Дәрвишләр бистәсенә рәхим итә ала. Яңа Савин районында яшәүчеләргә – Яңа Савин базары, Авиатөзелеш районы халкына – 123нче санлы лицей каршындагы мәйданчык хезмәт күрсәтәчәк. Мәскәү районындагы ярминкә Коләхмәтов һәм Восстание урамнары кисешкән урында үткәрелә. Киров районы халкы авыл хуҗалыгы продукциясе алу өчен «Ягодная слобода» сәүдә үзәге янына, ә Вахит районы халкы Чехов базары белән беррәттән Татарстан һәм Кәрим Тинчурин урамнары кисешкән урынга киләчәк.

Чаллыда исә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза торган урыннар өчәү. Халыкка Сарман трактындагы Комсомол урамы, 27нче санлы микрорайонның Галиәскәр Камал исемендәге бульвары һәм «Южный» агросәнәгать паркы хезмәт күрсәтәчәк.

Әле алай гына да түгел, быел Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Яшел Үзән районында да авыл хуҗалыгы ярминкәсе өчен махсус урын булдыру карарын кабул иткән. Ул «Яңа Тура» технополисы территориясендә урнашачак.

- «Яңа Тура»дагы ярминкә киемнәр базары янында урнашачак. Сатучылар өчен дә, сатып алучыларга да уңайлы шартлар тудырылган. Биредә машина кую өчен махсус паркинг бар. Халыкка продукция ташу өчен арбалар, татар милли ризыклары, чәй, кофе тәкъдим ителәчәк. Теләге булганнар концерт программасы карап хозурланачак, - дип белдерәләр җаваплы идарәчелектә.

Бәяләр нинди?

Бәяләргә килгәндә, алар кибетләрдәге бәяләр белән чагыштырганда күпкә арзанрак. Халык арасында аеруча зур ихтыяҗ тудырган товарларга бәяләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

кош ите (түшкәсе) – 110 сум,
күркә ите (түшкәсе) – 200 сум,
сыер ите (кг) – 250-300 сум,
дуңгыз ите (кг) – 230-270 сум,
сарык ите (кг) – 300-350 сум
йомырка (дистәсе) – 42-50 сум
сөт (литры) – 28 сум
сыр (кг) – 280-300 сум
шикәр комы – 48 сум
он – 20 сум
бәрәңге – 12 сум
кишер – 15 сум
чөгендер – 15 сум
суган – 15 сум
кәбестә – 9 сум.

Фикерләр:

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе:

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда бик күптәннән оештырыла инде. Аның 20-21 еллык тарихы бар дип әйтсәм, ялгыш булмас. Шунысы мөһим, еллар узган саен ярминкәләрнең әһәмияте арта гына бара. Бу – Татарстан халкына бик зур файда китерә торган эшчәнлек. Бердәнбер теләгем: аларны оештыруда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район җитәкчеләре генә түгел, ярминкәләр уза торган шәһәр җитәкчелеге дә актив катнашсын иде. Мәсәлән, 10 ел элек шәһәр башлыклары районнан районга йөреп, хуҗалыклар белән төрле шартнамәләр төзи торган иде. Бу район халкы өчен зур стимул чарасы булып торды. Бу эшчәнлек яңартылса, ярминкәләрне оештыру, уздыру тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелер иде дип саныйм.

Ришат Нуриев, Балтач районы Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты:

Узган елгы ярминкәләр район халкы өчен аеруча файдалы булды. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алучылар бермә-бер артты. Гадәттә, ярминкәгә 1,2 миллион сумлык товар белән бардык. Шуның 70 проценттан артыгы сатып бетереп кайта идек. Агымдагы ел шулай ук чыгарма булмас дип өметләнәбез.

сылтама:http://http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/48316-k%D3%A9zge-yarmink%D3%99l%D3%99r-bashlana-%D2%AFzg%D3%99reshl%D3%99r-barmyi?.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13389
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    10985
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8197
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3728
    7
    75
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4285
    2
    67
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...