Логотип
Яңалыклар

Криминал тапкач, Кулаткыны искә төшерделәр - Алексей Улюкаевның якташлары

Ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев чыгышы белән Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы авылыннан. 73online.ru сайты журналисты Антон Степанов аның туган ягында булганнан соң, авылдашларының һәм туганнарының элекке якташларына яхшы мөнәсәбәттә булмавы хакында яза.

Алексей Улюкаевның әтисе шунда туып-үскән, министр үзе исә Мәскәүдә туа. 2002 елда ул әтисенең туган нигезен карар өчен Иске Кулаткыга килә.

 

"Кулаткы – дәүләт эчендәге дәүләт"

Иске Кулаткының 98 процент халкы – татарлар. Бистә Татарстаннан шактый еракта булса да, аны дәүләт эчендәге дәүләт дип әйтергә була. Биредәге халык үз кануннары белән яши. Кешеләр авылга хас булганча ачык. Алексей Улюкаевның якын туганнары монда юк диярлек.

Ерак туганнары, фамилиядәшләре шәхси йортларда яши, халыкны бай яши дип әйтеп булмый. Халыкны бай яши дип әйтеп булмый.

Иске Кулаткыда Алексей Улюкаевның әтисе Вәли Хөсәенович туган. Ул җир төзелеше дәүләт университеты профессоры, икътисади фәннәр кандидаты.

Бистәдә Алексейның ике апасы һәм ике агасы туган. Элекке министрның бабайсы чыгышы белән Кулаткыдан, ул Донбасска китеп эшләгән, украин кызына өйләнеп, туган ягына әйләнеп кайткан.

Бистә халкы Советлар Союзы герое Нәҗип Нугаев һәм 1959-1966 елларда ТАССР ның Министрлар Советы рәисе булган Габделхак Әбдерәзәков белән горурланалар.

Кулаткылар министр Улюкаев белән дә горурланганнар. Соңгы вакыйгаларга кадәр.

"Улюкаевка нәрсә җитмәде икән?"

Улюкаевның ерак туганнарының берсе – Энна Абиновна. Аңа хәзер 79 яшь. Мәктәптә немец теле укыткан.

Энна Абиновна

"Кулаткыга мин 1959 елда килдем, Улюкаев туганнарының берсенә кияүгә чыктым. Улюкаевлар бездә – ярты авыл. Әмма аларның министрга бернинди катнашлары юк. Без аның белән бөтенләй аралашмадык. Аның әтисе күптән Мәскәүгә киткән. Авылдагы Улюкаевлар үзара туганнар, әмма хәзер күбрәк фамилиядәшләр дип әйтергә ярый торгандыр.

Алексейны кулга алуларын ишеткәч, без моңа ышанмадык. Бәлки кемдер махсус шулай эшләгәндер? Нәрсә җитмәгән икән аңа? Зур кашык белән кара икра ашап яткан, ә без менә 10-12 меңгә яшибез!

Ул безгә бер килде. Хәтта безнең белән сөйләшмәде дә. Үзләренең өйләрен карады. Аларның йортлары хәзер кетәклек кенә иде инде. Яңа хуҗалар аларның йорты янәшәсенә үзләренекен салып куйды.

Алексей Улюкаевның әтисе Вәли туган йорт

Бер кеше дә аннан ярдәм сорап йөрмәде. Мин хәтерлим әле, ирем галстуклар тагып, аның белән очрашырга дип китте. Танылган туганым белән күрешермен, сөйләшермен бәлки дигән иде. Әмма аның янына үткәрмәгәннәр. Кеше шундый зур урында булганда, туганнарын танымый, һәрвакыт шулай яшәрмен дип уйлый... Алай дисәң, менә Володин (Вячеслав Володин – РФ Дәүләт Думасы рәисе – ТИ искәрмәсе) Алексеевкадан – ә Саратов өлкәсенә ничек булыша!

Алексейның әтисе бездән унынчы класстан соң китте, укыгач, Мәскәүдә төпләнеп калды. Ул татар, хатыны Варвара рус булу сәбәпле, исемен Валентинга үзгәртте. Алексей инде рус, татар түгел".

"Якташыбызның акчага кызыгып безнең йөзгә кызыллык китерүе кызганыч"

"Мин аның бабайсын хәтерлим, - дип сүзгә кушыла Энна Абиновнаның дусты Вера. – Ул хохлушка хатыны белән Донбасстан кайтты. Анда ничек яшәгәннәрен сөйли иде. Мин ул вакытта почтада эшли идем, хатыны пенсия алырга килә, иренең ничек шахтер булып эшләгәне, кырлы стаканнан аракы эчүе турында сөйли иде... Ә Алексейның агасы Гәрәй мәктәптә сызым укытты. Бөтен гаиләләре тәртипле иде.Шуңа күрә безнең фамилиянең кайдадыр начар итеп телгә алынуы күңелсез. Ул туган авылына бернинди яхшылык дә эшләмәде. Якташыбызның акчага кызыгып безнең йөзгә кызыллык китерүе кызганыч. Безгә январьда 5 мең сум өстәгәнгә дә куанабыз!"

"Әйбәт кеше булса, аны Кулаткыда искә алырлар иде"

"Улюкаевлар гаиләсенең безнең бистәгә бернинди катнашы юк, - ди Кулаткыда яшәүче Майя. – Ә ул министр турында әйтәсе дә юк. Аның бит туган авылы турында уйлаганы да юк. Кулаткының аңа кирәге юк. Аның әти-әниләре 1950 елларда моннан чыгып киткәннән соң кире кайтмаганнар. Әнисе рус булгач, монда тамырлары юк. Әтисе татар, руска өйләнгәч, гел рус ягын каерды. Киткәч, авылына бер тапкыр да кайтмады, исемен дә алыштырды – Вәлине Валентинга алыштырды. Кулаткыны нигә моңа бәйләргә? Аның янына баргаладылар, әмма ул нәрсә өчендер бер тиен дә бирмәде, беркемне дә котламады, ярдәм итмәде. Әгәр ул әйбәт кеше булса, Кулаткыда аны искә алырлар иде. Криминал тапкач, безне искә төшерделәр. Мин улы да, әтисе турында да әйтәм – алар беркайчан да Кулаткыны танымадылар. Сез аның Кулаткы тамырларын эзлисезме? Юк алар. Без аннан баш тартабыз. Ул Мәскәүдә – аның балалары, оныклары шунда. Ул безнеке түгел!"

Римма Авясова Алексейның әтисен һәм аның ир, кыз туганнарын (алар гаиләдә 6 бала була) укыткан.

"Ул гади халык белән аралашудан ерак"

Иске Кулаткы хакимиятендә 2002 елда Ульяновскига командировкага килгәч, Алексей Улюкаевның район үзәгенә дә килеп китүен расладылар.

"Ул вакытта губернатор Шаманов иде, министр Ульяновскидагы җитәкчеләр белән бергә килде, - дип сөйләде Иске Кулаткы башлыгы Эдуард Ганиев. – Ике сәгать кенә булды. Бабайсы белән әбисе, әтисе яшәгән нигезне карады. Бераз басып торды, берни әйтмичә китеп тә барды. Бернинди сораулар да бирмәде, бернәрсә белән дә кызыксынмады. Үз үзенә нык ышанган кеше. Ул гади халык белән аралашудан ерак".

"Улюкаевларның йортын 2 мең сумга сатып алдык"

Улюкаевларның йорты Комсомол урамында. 1957 елга кадәр, анда Алексейның әтисе яшәгәндә, ул кечкенә генә йорт булган. Ул хәзер дөрестән дә кетәклеккә охшаган. Нигезнең яңа хуҗалары янәшәдә үз йортларын салып куйган, ә монысын гараж-склад итеп файдаланалар. Тәрәзәсез-ишексез тора.

Улюкаевларның нигезе булган йортны хәзер гараж итеп файдаланалар

"Без бу йортны 40 ел элек Улюкаевның әбисеннән 2 мең сумга сатып алдык. Ире үлгәч ул туган ягы Украинага күченеп китте. Монда кухнясы да, йокы бүлмәсе дә шушы бер кечкенә йортта иде, - дип сөйли нигезнең яңа хуҗасы Равия. – Без аны яңарттык. Ирем, балам, кайнананм белән шушында яшәдек. Икенчесен тапкач, яңа йортны салып чыктык. Ә Улюкаевларның йортында хуҗалык өчен кирәкле әйберләр саклана. Гараж дип әйтимме инде?”

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар