Күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: “Ризван абый авырый иде инде. Хатыны Гайшә апа белән сөйләштем. Ризван абый иртән йоклаган җиреннән китеп барган. “Башта йоклый дип уйладык. Иртән улыма да “Әтиегез тормый әле”, дип тә әйттем”, диде Гайшә апа. Йөрәге дә борчый иде инде. Без аны ел саен хастаханәгә сала идек”, – диде.
Данил Салихов хәзер Татарстан Язучылар берлегенең озату мәшәкатьләре белән йөрүен, озатуның иртәгә булу мөмкинлеген әйтте.
Мәрхүм белән хушлашу иртәгә -18 сентябрьдә драматург яшәгән йорт ишегалдында, Казан, Татарстан урамы, 18 нче йорт адресы буенча 11 сәгать 30 минутта башлана.
Ризван Хәмидкә 24 октябрьдә 76 яшь тулган булыр иде. Татар тамашачы драматургның соңгы эшләре буларак Мансур Гыйләҗев белән автордаш булып язылган “Курчак туе” пьесасы буенча Г.Камал театрында куелган спектакльне яхшы хәтерли.
Мәгълүмат өчен. Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 1978–1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында Югары курсларда, 1981–1983 елларда ул СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1984–1985 елларда Р.Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкли, ә 1985–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазифаларын башкара. 1986 елдан профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Ризван Хәмид – җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һәм башка драма һәм комедияләре белән танылу ала. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казана.
Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Хәмид – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/17/148437/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.