Логотип
Яңалыклар

«Хәзинә» галереясендә - Алсу Тимергалина күргәзмәсе

29 июль көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә танылган рәссам, Татарстан һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Алсу Тимергалина 1960 елның 28 августында Казанда туа. Казан сәнгать училищесын, И.Я.Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый.

Әле иҗатының башында ук, Алсу Тимергалина «Татарстан яшьләре» газетасы, «Идел» журналының заманча полиграфик дизайнын эшли. Татарстан китап нәшрияты өчен күпсанлы китаплар бизи. Тимергалина шулай ук Казан тарихы һәм этнография белән дә кызыксына. Бу темага ул «Иске Казан» һәм «Казан» дип исемләнгән серияләр иҗат итә. «Иске Казан. Кабанда – көз», «Казан – очар кошлар биеклегеннән» һ.б. картиналары республика, төбәк күргәзмәләрендә дипломнар белән билгеләп үтелә. Алсу Тимергалина татар һәм рус авторларының балалар өчен язылган китапларын («Шүрәле», «Кызыл ромашка» һ.б.) бизәүче буларак та яхшы таныш. Аның авангард стилендә башкарылган яңа эшләре легендар хатын-кыз образларына багышланган.

«Хәзинә» галереясендәге шәхси күргәзмәдә авторның 35 картинасы белән танышырга мөмкин. Экспозициядә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасында һәм рәссамның үзендә сакланучы төрле елларда иҗат ителгән эшләре урын алачак. Күргәзмә бер ай дәвам итә.

Күргәзмә уза торган «Хәзинә» милли сәнгать галереясенең адресы - Казан, Кремль, 3нче подъезд.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/46718-%E2%80%9Ch%D3%99zin%D3%99%E2%80%9D-galereyasend%D3%99-alsu-timergalina-k%D2%AFrg%D3%99zm%D3%99se.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар