Логотип
Яңалыклар

Хуш, бәхил бул, Әлмира апа!

Бүген тагын бер кадерле кешебезне югалттык... Озак авырудан соң 83 нче яшендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистика ветераны Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина вафат булды.

Бүген тагын бер кадерле кешебезне югалттык... Озак авырудан соң 83 яшендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистика ветераны, «Мөслимә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, Солдат аналарын яклау комитеты рәисе, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина вафат булды. Әлмира апа – безнеке, «Сөембикә»неке дә иде. Ул озак еллар дәвамында «Азат хатын» – «Сөембикә» журналының техник редакторы, җаваплы секретаре булып эшләде. Милләт, дин язмышын кайгыртып та, ил тарихын барлап та,  хәрби-патриотик темага киң тукталып та үтемле, кыю мәкаләләр язды. Ул туры сүзле, батыр, гадел, кешелекле, тынгысыз олы зат булды...
Әлмира апа Әдиатуллинаның якты образы күңелләрдә озак сакланыр.
Хуш, бәхил бул, Әлмира апа!   

Әлмирә апа белән хушлашу бүген Казанның «Казан нуры» мәчетендә узачак.

Әлмирә апаның 2008 елда язылган истәлекләрен биредә укый аласыз: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/zem-turynda-zem

Ул бит Әлмира апа! http://syuyumbike.ru/news/lichnosti/ul-bit-lmira-apa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар