Логотип
Яңалыклар

Халык синоптигы Әмир абый: «Тагын ике буран буласы бар»

«Сыерчыклар килде килүен, тик әле бураны юк. Ә ул булачак». Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы инде 50 елга якын табигать күзәтүче Әмир абый Шәрәфиев әнә шулай ди. Ә быелгы җәй нинди булыр соң? 

 

«Сыерчыклар килде килүен, тик әле бураны юк. Ә ул булачак». Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы инде 50 елга якын табигать күзәтүче Әмир абый Шәрәфиев әнә шулай ди. Ә быелгы җәй нинди булыр соң? 

– Быел гомердә булмаган хәл: кара каргалар 19 февральдә үк килде. Сыерчыклар да март ахыры апрель башларында гына кайталар иде. Мартның кыл уртасында сыерчык күрдем. Дөрес күрәм микән дип якынрак барып карап та йөрдем әле. Кешеләр дә, оясына кунып сайраганын күрдек, диделәр. Кошлар кайтса да, сыерчык бураны юк әле. Ә ул булмый калмый. Минем күзәтүләрем буенча әле ике буран буласы бар. Берсе – февраль ахырында була торганы. Аны  шул буранда адашып үлгән кеше исемнәре белән атыйлар. Бездә аны, мәсәлән,  Язилә йә Рабига бураны дип атыйлар. Сыерчык бураны да беркайчан да булмый калмый. Хәзер булмаса, чәчү өстендә булачак ул. Ул вакытта чәчүчеләр өчен уңайсызлыклар тудырса да, бик яраталар аны. Бабай мәрхүм: «Ашлама ул. Аннан соң ашлама сибәсе булмый», – ди торган иде. Быел да яз узган елгы кебек икегә бүленәчәк. Әле ташулар булса да, чын яз җитмәде. Хәтерләсәгез, узган ел апрельдә салкыннар 15 градуска кадәр җитеп, уянган арышларны сугып бетерде. Быел да шулай булырга мөмкин.  

– Әмир абый, һава торышы  җәйгә таба кебек.  Кабат кыш киләсе бармы инде? 

– Әйе, быел да узган елгы кебек булыр дип уйлыйм. Атна ахырында яңа ай туар вакыт җитә. Суыклар да килер. Быел да яз озакка сузылачак.  

– Әмир абый, быел җүнле-рәтле кышы булмады, җәе ничек булыр икән?  

– Былтыргы кебек җәй булыр дип уйлыйм. Дөрес, узган ел май башында гомердә булмаганны утыз градус эсселәр булды. Быел алай булмас кебек. Чәчү вакытында явым-төшемнәр күп булыр шикелле. Ә менә печән үскәндә 18–20 көн бернинди явым-төшем күренми. Быел кырлач суыклары булмады. Гадәттә, кырлач салкыннары булса, июльдә – сабан ашлыгы өлгергән вакытта эссе була. Башакны тутыра торган эссе ул. Быел башаклар соңгарак калып өлгерер. Булыр, булыр җәй, бер дә борчылмагыз.  

– Әмир абый, килешәсездер, ел фасыллары соңга калып килә хәзер.  

– Әйе, дөрес әйтәсез. Ике атнага кичегеп йөри. Июньнең уртасына кадәр яз бетми, декабрь башында әле көз. Табигатьнең сәерлекләре 2010 елдагы корылыклардан соң башланды. Климатология фәнен өйрәнгәннәр белә: 11 шәр еллык климат циклларында яшибез. Һәр 11 ел саен һава торышы үзгәрә. 99 елдан соң, нәкъ шул ук булып кабатлана. Табигатьнең мондый сәерлекләре, минем күзәтүләрем буенча, 2021 елда бетәчәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар