«Халык синоптигы»: «Давыл, гарасатлар Татарстанда да булачак»

Хәтерегездә булса, “Җылы яз кайчан җитә?” дип, Арча районының Кәче авылында яшәүче “халык синоптигы” Рәсим абый Солтановка мөрәҗәгать иткән идек.
Ул: “Быел Хут суыгы булмады, юрыйсым килми, әмма ел хәвефле булачак”, – дигән иде. Хут суыгы ул – 8 февральдән 19 мартка кадәр, ягъни 40 көн буена көннәрнең салкын торуы.
Татар юрап китерә дигәндәй, кичә Мәскәүдә гарасат булды. Вафат булучыларның санын иң элек 11 дисәләр, соңрак бу сан 16га җитте. Табигый бәла-каза агачларны төбе-тамыры белән йолкып алып, җир өстенә чыгарган. Хисапсыз машиналарга зыян килгән. Мәскәү янында җил башнялы кранны аудару аркасында, Мәскәү өлкәсенең 7,3 мең кешесе утсыз калган. Синоптикларның 100 еллык күзәтүләреннән күренгәнчә, Мәскәүдә мондый зур гарасатның булганы юк, ди.
Рәсим абый, үзе әйткән хәвефнең шушы булуын кире какмады.
–Мондый хәвефләр ел буе газаплаячак инде, – диде ул. –Хут суыгының булмавы ул – кеше башына. Татарстанда да гарасат-давыллар булачак. Шуның өстенә, авырулар көчәя, яшьләр кырыла, үлем-китеп күп булачак.
Һава торышының тотрыксызлыгы ноябрь башына кадәр күренә әле. Кыраулар, боз сугулар да булмас дип әйтә алмыйм. Июньдә дә кыраулар күренә.
Быел беренче яшен көнчыгыштан булды. Бу – яхшыга түгел. Тәүге яшеннең көнбатыштан булуын яраталар.
Узган ел миләш, кура һәм җир җиләгенең уңуы да быелгы хәвефкә ишарә.
Быел исә табигать бәла-казаларыннан төп зыянны Татарстанның көнчыгыш районнары күрәчәк, – диде Рәсим абый.
Чулпан ШАКИРОВА
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66127-halyik-sinoptigyi-davyil-garasatlar-tatarstanda-da-bulachak%E2%80%9D.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.