Логотип
Яңалыклар

«Кешеләргә кирәк чаклар бер вакыт кына» булмасын!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлекчәсе – «Казан нуры» иҗтимагый советы, аның каршындагы «Уңыш» продюсерлык Үзәге «Болгар» радиосы, «Татарстанның кечкенә принцессалары» иҗтимагый оешмасы, «Киндс Юниверс» (Россия-Финляндия) Халыкара белем бирү үзәге белән берлектә Өлкәннәр көненә һәм тиздән булачак Әниләр көненә багышлап хәйрия концерты оештырды. Ул Казан милли-мәдәни үзәгендә узды.  
Конгрессның Казан бүлекчәсе мондый чараны инде 2003 елдан бирле оештыра.
 
Зал тулы өлкәннәр. Бер чор кешеләре. Бер үк авырлыклар, бер үк төрле шатлыклар аша үткән апалар-абыйлар, әбиләр-бабайлар. Әдәбият галиме, язучы Фоат ага Галимуллинның сәхнәдән сөйләгәннәре аларга шуңа да бик  якын, таныш.
– Әтине сугышка озатканда әни берсеннән-берсе кечкенә өч малай белән кала: олы абыйга 7 яшь, миңа исә 3 ай гына булган... Әти кайтышка безне исән-сау саклап калу өчен, әни, үз авызыннан өзеп безне ашаткан. Бервакыт ул шешенә башлый... Дәү әни: «Синең бит ирең фронтта. Болай тилмерергә тиеш түгелсең. Ничек яшәгәнеңне күрсеннәр» – дип, әнине чанага салып, безне ияртеп, авыл Советына китә. Америка паегы дигән консервалардан аш әзерләп авыр хәллеләрне ашата торган булалар. Безне дә шуңа билгелиләр. Ачтан үлүдән шулай исән калганбыз...
Заемга яздыруларны беләсез, хәтерлисез... Әни кул куймый, «Кул куйсам, аны бит түлисе була, кайдан акча алыйм?!» – ди.  Клубка чакырып, аны төннәр буе кул куярга үгетлиләр.
16 яшем тулгач, мин шул клубта мөдир булып эшли башладым. Берсендә ниндидер бәйрәм кичәсе үткәрәбез. Клуб тулы кеше, буш урын юк. Әни соңарып килде. Аның өчен дип алдан әзерләгән урындыгымны сәхнә артыннан алып чыгып бирдем. Өйгә кайткач, әни ул көнне кычкырып-кычкырып елады: «Мине бу клубка заемга кул куярга, газапларга гына чакыралар иде. Ә син бүген бөтен халык алдында миңа урындык чыгарып бирдең, зурладың... Рәхмәт, улым!»  – диде. 

Әниләргә, өлкәннәргә рәхмәт сүзе сәхнәдән кичә барышында шактый яуды. Иң хөрмәтлеләргә чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды. Шуларның берсе – Нурания  апа Биктимерова. Ул Казанның Татар Бистәсендә туган, әти-әниләре, әби-бабайлары кебек үк шунда гомер иткән. Татар Бистәсен яңартканда, торгызганда аның киңәшләренә, истәлек-хатирәләренә дә таянганнар. 
Концертны алып баручыларның берсе узган ел «Мисс Планета – 2016» таҗына ия булган Рада Кузьмина иде. Ул сәхнәгә кечкенә принцессаларын да алып чыкты. Кичәнең яме булды алар!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фарит Мифтахов сәхнәгә үзе дә күтәрелде. Аның котлавы да, җырлары да залдагы өлкәннәр күңеленә хуш килде. 
«Алма кебек матур чаклар, имән кебек таза чаклар бер вакыт кына» дип җырлана җырда. Әйе, гомернең язы булган кебек, аның көзе дә бар – монысы табигый. Ул җырда тагын «Кешеләргә кирәк чаклар бервакыт кына» дигән юллар да бар. Монысы белән килешәсе килми! Өлкәннәр алай уйламасын, иң мөһиме – үзләрен шулай тоймасын иде! 





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар