Логотип
Яңалыклар

«Кеше приюты»на 5 ел уңаеннан хәйрия йөгереше уза 

 Йортсыз кешеләргә, мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтүче «Кеше приюты» проекты 5 ел буе гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 1,5 млн  өлеш кайнар аш таратылган, меңнәрчә кешеләргә кунар урын, җылы кием, эш табылган.  «Кеше приюты» киләчәктә һәр районда ачылачак. 


 Йортсыз кешеләргә, мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтүче «Кеше приюты» проекты менә инде 5 ел буе гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 1,5 млн.  өлеш кайнар аш таратылган, меңнәрчә кешеләргә кунар урын, җылы кием, эш табылган. «Кеше приюты» киләчәктә һәр районда ачылачак. 


Әлегә  Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Питрәч, Лаеш, Нурлат, Әгерҗе, Буа районнарында «Кеше приюты» нокталары бар. Проектны гамәлгә куючы  Азат Гайнетдинов сүзләренчә, Казанда  мохтаҗларга көн саен 1 мең  өлеш  җылы ризык таратыла. Килеп ашап китүчеләрнең 5-6 проценты гына сукбайлар, калганнары – пенсионер әбиләр. Фатир өчен түләгәч,  кыйммәтле дарулар алгач, ашарга акчасы җитмәгән пенсионерлар күп. Төрле алдауга очраган, кызганыч, балалары тарафыннан кагылган әби-бабайлар да бар.  

 

Бүген – дөнья кыйммәтләнгән заманда «Кеше приюты» әнә шундый өлкәннәргә ярдәм кулы  суза. «Безнең  район тук», – дип әйткән җитәкчеләр дә бар икән.  Әмма районнарда куелган павильоннар буш тормый. «Башта оялалар, аннан соң әкренләп килә бшлыйлар мохтаҗлар», – ди Азат Гайнетдинов.  
Әлеге проектны гамәлгә ашырганда беренчеләрдән булып теләктәшлек иткән Яшел Үзән муниципаль башлыгы Михаил Афанасьев белдерүенчә, «Кеше приюты» проекты иң элек социализация өчен  кирәк. Өлкәннәр бер-берсе белән аралаша. Алар өчен үзенә күрә бер мохит барлыкка килә. 


 «Мохтаҗлар саны артмый, без аларга якынрак киләбез», – ди «Меценатлар» бизнес-җәмгыяте  рәисе  Ильяс Гыймадов.  Әлеге җәмгыять  «Кеше приюты»ның төп иганәчесе. Эшмәкәрләр  һәр пәнҗешәмбе саен үзләре барып мохтаҗларны ашатырга ярдәм итә.  Бу җәмгыять  проектның 5 еллыгы уңаеннан  хәйрия йөгереше оештыра. 


«Йөгер! Ашат! Яшә!» йөгерешенә старт  3 сентябрь көнне  Яшел Үзән шәһәрендә «Маяк» спорткомплексы янында 9:00 сәгатьтә старт бирелә.  Гомум приз фонды 100 мең сум.  Йөгереш төрле дистанцияләрдә уза. Анда балалар да катнаша ала. Алар өчен махсус анимацион программа, бәйгеләр оештырыла. Катнашучыларны пылау белән сыйлаячаклар.  Шулай ук теләгән һәр кеше мохтаҗларга кием-салым алып килеп тапшыра ала.  Йөгерештән кергән бар акча хәйрия максатларында тотылачак.


  Йөгерешне оештыручы Ильяс Гыймадов  әйтүенчә, бу марафон хәйриячелекне популярлаштыру максатларында уздырыла. Йөгерештә Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев та  катнашачак.  

Фото: «Татар-информ» сайтыннан алынды.


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар