Кәеф юклыкны депрессия белән бутамагыз!

Иртәгә – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне. Россиядә аны 2002 елдан башлап үткәрәләр.
Соңгы елларда Россиядә психик тайпылышлар белән беренче тапкыр авыручылар саны кими. Әмма психик авырулар буенча инвалидлыкка чыгучылар саны арта бара. 2016 ел мәгълүматлары буенча Татарстанда андый авыручылар 36 561 кеше исәпләнә.
Бу хакта бүген «Татар-информ мәгълүмат агентлыгы» үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы психиатр-белгече Татьяна Гурьянова хәбәр итте.
– Беренче тапкыр авыручылар саны белән инвалидлыкка чыгучылар арасында аерма зур булу бер генә нәрсәне сөйли – димәк, безгә соң мөрәҗәгать итәләр, – диде ул. – Мәскәү хастаханәләренә төрле сәбәпләр белән соңгы өч елда мөрәҗәгать итүчеләрне тикшерделәр. Пациентларның 42 процентында психик тайпылышлар бар дигән нәтиҗә ясалды. Шушындый ук тикшерү Санкт-Петербург шәһәрендә дә уздырылды. Анда бер көн дәвамында участок терапевтларына мөрәҗәгать итүчеләрнең 59 проценты психолог, психиатр ярдәменә дә мохтаҗ дип табылды.
Кәеф булмау белән депрессияне бутамагыз, диде ул. Кәеф кояш озак күренми торганга, җитәкче белән сүзгә килгәнгә, кесәдә акча бетеп киткәнгә төшәргә мөмкин. Бу сәбәпләр юкка чыгу белән – кәеф күтәрелә. Ә депрессия – катлаулы психик тайпылышлар белән бәйле чир.
Бәйрәм көнендә белгечләр күбрәк халык белән аралашачак, дип хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.
Берничә җөмлә белән:
ел саен психик авырулар буенча Татарстанда 1200-1300 кеше беренче тапкыр инвалидлык ала;
аларның 60 проценты эшли торган яшьтәгеләр;
«Сердәш 129» психологик хезмәтенә ел саен 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә;
Татарстанда үз-үзенә кул салучылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 6,2 процентка кимегән;
үз-үзенә кул салучылар арасында ир-атлар күбрәк;
дин әһелләре, китапханә хезмәткәрләре арасында үз-үзенә кул салучылар юк диярлек, ә менә табиблар, хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре арасында бу сан шактый югары;
балалар суициды булган очракта, белгечләр моның төп сәбәбе итеп гаиләдәге проблемаларны атыйлар: гаилә институтының җимерелүе, өйдәге тавыш-гауга, әти-әнинең аерылуы һ.б.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.