Логотип
Яңалыклар

KAZANSUMMIT: Вакфлар җәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләрне чишә

Бүген KAZANSUMMIT-2016 кысаларында “Хәзерге заманда вакфлар” дип исемләнгән VIII халыкара конференция уздырылды. Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Марокко, Мисыр, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны, Катар, Оман һәм башка илләрдән килгән югары дәрәҗәдәге кунаклар-министрлар катнашында республикабызда вакфларның үсеше, әлеге өлкәдәге проблемалар  турында фикер алышу булды.

Вакф – идарә итү өчен һәм кергән табышын хәер-сәдакага тоту рөхсәте белән иганәченең махсус фондка ышанып тапшырган милке. Татарстан Республикасы һәм Россия өчен вакфлар социаль инвестицияләр җәлеп итү җәмгыятьтә мөһим булган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының вакф фонды тарафыннан мәгариф һәм сәламәтлекне саклау, балалар һәм хатын-кызларны яклау, мәдәни мирас һәм табигый байлыкларны саклау өлкәләрендә эшләр алып барыла.

– Бүген ислам финанслары, ислам инвестицияләре, ислам банкингы турында сөйләшүләр бик актив бара. Вакф нәкъ менә ислам банкингының фундаменты булып тора. Ислам – ул гуманизм принциплары. Вакф ул үзендә социаль аспектларны туплый: мәчетләргә, мәдрәсәләргә, сәламәтлек саклау оешмаларына, мөселман өммәтенә ярдәм итүне күздә тота, – дип аңлатып китте Татарстан Республикасы Вакф фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Ислам белгечләре сүзләренчә, бүгенге көндә вакфлар өлкәсендә проблемалар бик күп. Хәзерге вакытта революциягә кадәр вакфларныкы булган җирләр һәм милекне кайтару юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. Әмма тузган, ишелгән биналар, мәчетләр бар. Аларны торгызу юнәлешендә көч куелырга тиеш. Казанда гына да бүгенге көндә реставрациядә 8 объект исәпләнә – араларында мәдәният объектлары, хәтта XVI гасыр мәчете дә бар.

Татарстан Республикасының вакф фондының хәзерге вакытта мөселман медицина клиникасы, Чаллы шәһәрендә вакф комплексы, мөселман санаторий комплексы, балалар өчен реабилитация үзәге, Зәкят йорты булдыру буенча проектлары бар. Әлеге проектларның барысы да мәртәбәле кунакларга тәкъдим ителде.

Юстиция һәм Вакфлар министры урынбасары Фәрит бин Якуб сүзләренчә, вакф гомер-гомергә мөселман тормышында мөһим роль уйнаган.

– Күргәнебезчә, хәзерге вакытта вакф институтларын торгызу буенча эшчәнлек алып барыла. Татарларның алтын хәрефләр белән язылган тарих битләре бар. Алар ислам цивилизациясен торгызуга һәм  үз җирләрендә вакф институтларын үстерүгә зур өлеш кертте, – дип белдерде ул.

Конференция кысаларында шулай ук вакфлар инде күп гасырлар дәвамында үсеш алган мөселман илләре тәҗрибәсе турында сөйләнде, республикабызда әлеге юнәлешнең перспективалары каралды.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар