Казанда Яшьләр көнендә нинди чаралар була?

1993 елдан башлап Россиядә һәр 27 июньдә Яшьләр көнен билгеләп узалар. Быел Казанда бәйрәм уңаеннан бер көн белән генә чикләнмәскә булганнар. Моның ни өчен шулай эшләнгәнен бүген журналистларга Татарстан спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов аңлатты.
- Казанның мактанырлык урыннары шактый күп, яшьләребез дә шактый колачлы эшләр башкара. Шунлыктан бер генә көн бәйрәм безгә җитмәде. Бәйрәм программасы башка еллардан үзенең үзенчәлекле, төрле өлкәләрне колачлавы белән аерылып тора, - диде Владимир Леонов.
Чыннан да, бәйрәм чаралары программасы 3 көнгә тәгаенләнгән. 3 көн дәвамында башкалабызның Сандецкий утары, М.Горький исемендәге ял паркы, Кремль буе, Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйдан һәм Сыртланова исемендәге скверларда төрледән-төрле мәдәни, спорт, интелектуаль, музыкаль, театраль аланлыклар эшлиячәк.
25 июнь ( 17.00-21.00) – Сандецкий утарында
Н. Җиһанов исемендәге консерватория мөгаллимнәре һәм студентлары башкаруында академик музыка яңгыраячак. “Ренессанс” кыллы камера оркестры, “Лучшая опера” проекты, шулай ук танылган битбоксер Митя Бурмистров чыгышлары музыкаль аһаңнәр дөньясына сәяхәт иттерә.
26 июнь М.Горький исемендәге ял паркы (14.00-18.00), Камал театры каршындагы мәйдан (18.30-21.00)
Биредә гаилә пикнигы оештырыла. Актив ял яратучыларны паркта көтеп калалар. Балалар һәм әти-әниләр өчен төрледән-төрле мастер-класслар, интерактив уеннар, спорт ярышлары узачак, шулай ук балалар модасын да тәкъдим итәчәкләр. Ачык һавада рәсем ясау, ә соңыннан халык иҗатыннан күргәзмә оештыру да каралган. 2015 елны Россия “Студентлар язы”нда гран-при яулаган Татарстан яшьләренең “Память не предают” чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килер. Сүз сәнгатенең көчен тоючылар өчен әдәбият салоннары эшлиячәк. “Казан “RU.ЛИТ” проекты һәр теләгән кешене янәдән үзен парта артында утыргандай хис итәргә мөмкинлек бирә. Санаулы минутлар эчендә мәктәп программасын кабаттан узып, үз белемеңне чарлый алачаксың, дип ышандыра чараны оештыручылар. Камал театры каршындагы мәйданда “Наркотикларга каршы” акциясе үтәчәк, ә татар эстрадасы йолдызлары концерт тәкъдим итәчәк.
27 июнь көнне Яшьләр бәйрәме 4 мәйданда җәелдерелә
М. Горький исемендәге ял паркы иртәдән үк «Яшел фитнес»ка чакыра. Сыртланова исемендәге скверда Россиянең иң көчле 16 ишегалды гимнасты җыела. Аларның осталыклары яшьләр өчен генә түгел, ә өлкән буында да зур кызыксыну уятачак. Кремль буендагы мәйданда “Йолдызлык” артистлары, шулай ук Казанның иң популяр музыкаль төркемнәре халык күңелен күрергә вәгъдә итә. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, Россиянең эстрада йолдызлары да киләчәк.
Моннан тыш Россия һәм Татарстанның яшьләр сәясәтен алып баручылар түгәрәк өстәл дә оештыра. 26 июнь көнне Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин аеруча аерылып торган эшлекле яшьләребезне котлыячак.
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45684-kazanda-yashl%D3%99r-k%D3%A9nend%D3%99-nindi-charalar-bula?.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.