Казанда "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республика этноконфессия фестивале узды

Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республика этноконфессия фестивале узды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды.
Фестивальдә дүрт павильонда Татарстан халыклары ассамблеясенең 20дән артык милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим ителгән. Павильоннарда милли тәм-томнардан авыз итәргә, милли киемнәр, бизәнү кирәк-яраклары һәм кулдан ясалган башка әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Фестивальдә шулай ук халык кәсепчелеге күргәзмәсе дә эшли, анда Кукмара итекләре, кыйммәтле металлардан ясалган бизәнү әйберләре, иконалар һ.б.лар сатыла. Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган фотокүргәзмә эшләде. Шамаиль һәм икона ясау буенча мастер-касслар узды. Рөстәм Миңнеханов павильон һзм күргәзмәләр белән танышты, аннары җыелучыларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте.
"Мин сезгә уңышлар, нык сәламәтлек телим. Һәркайсыгызга гражданлык позициягез, сезнең активлык, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар алдында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да чыгыш ясады.
Фестивальне оештыруда ТРда яшәүче барлык конфессия вәкилләре катнашкан, алар концерт программасына үзләренең иҗат төркемнәре чыгышларын керткән. Концерт программасында професионаллар да, үзешчән сәнгать коллективлары да бар. Үзешчән сәнгать коллективлары Бөгелмә, Менделеевск районнарыннан, Чаллыдан килгән. Моннан тыш, бәйрәмне Татарстан халыклары ассамблеясе иҗат төркемнәре, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, ТРның атказанган артистлары чыгышы да бизәде. Кич белән яшьләр коллективлары чыгыш ясый, алар заманча эшкәртүдә этник музыка тәкъдим итәчәк. Фестиваль 19.00дә тәмамланды.
"Президент белән бергә" хәрәкәте волонтерлары Кремль яр буенда "Республика тасмасы" акциясен үткәрә. Егетләр һәм кызлар теләгән барча кешегә Татарстан флагы төсендәге тасмалар тарата. Бу акция Республика көнен бәйрәм иткән көннәрдә бөтен Татарстан буенча уза.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/29/112950/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.