Казанда нәрсәне күрми һәм авыз итми ярамый
Әлеге сорауны матбугат үзәгендә узган конференциядә катнашучы Мәскәү кызы бирде. «Мин Казанда беренче тапкыр. Миңа иң беренче нәрсәләрне күрергә, нинди ризыклардын авыз итәргә тәкъдим итәр идегез?» – дип мөрәҗәгать итте ул. Чынлап та, Казанга килеп, нәрсәләрне күрми һәм авыз итми китәргә ярамый?
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Казанга беренче тапкыр килгән кешегә «Сөембикә» манарасын һәм Казан Кремлен күрергә, токмачлы аштан һәм чәкчәктән авыз итәргә, Зөя утравы һәм Болгарны барып карарга, Казанда узган берәр концертны тамаша кылырга тәкъдим итте.
«Туризмны җәелдерү комитеты» муниципаль казна оешмасы директоры Дарья Санникова исә Кабан күлендә көймәдә йөзәргә, Казан Кремлендәге панорама мәйданына килергә, өчпочмак пешерүгә багышланган осталык дәресендә катнашып, бу үзенчәлекле милли ризыкның рецептын үзең белән алып китәргә, Казандагы берәр төнге экскурсиядә катнашырга һәм Казандагы иң биек йортка кереп, шәһәребезгә кош очкан биеклектән күз салырга киңәш итте.
Казан – төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бергә үрелеп яшәгән уникаль төбәк. Татар халкының мәдәни мирасы белән танышырга теләгән кешегә музей һәм театр ишекләре дә ачык. 25 июньдә Татарстан Милли музее һәм Татарстанның Сынлы сәнгать музее «Футбол төне» дип исемләнгән чара үткәрергә җыена.
Әлбәттә, Татарстан тикле Татарстанга килеп, иң матур һәм иң үзенчәлекле бәйрәмебез – Сабан туен да күрми китәргә ярамый. Быел ул Казанда 23 июньдә узасы.
Казан истәлеген үзе белән алып китәргә дисәгез: рәхим итегез, «Казан җөе» белән чигелгән күн читекләр, энҗеле калфаклар, борынгы Болгар техникасы үрнәгендә ясалган алкалар, йөзек-беләзекләр, чулпы-муенсалар, изүләр, хәситәләр... Шулай ук Чемпионат хөрмәтеннән өр-яңа Казан сувенирлары да әзерләгәннәр. Милли бизәкле футболка, биштәр, хәтта оекбаш, чәкчәк, чәй, су өчен пластик шешәләр... Кыскасы, без кунакларга хөрмәт күрсәтә беләбез. Казанны сагынып, соңыннан бер генә килмәс әле безгә бүгенге кунакларыбыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.