Казанда илнең иң яхшы укытучысын сайлыйлар

Татарстанда мөгаллимнәр арасында иң абруйлы саналган «Россиянең Ел укытучысы» бәйгесе дәвам итә. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 77 конкурсант бер төркем сынауларны үтеп, үз осталыгын күрсәтте инде. Беренче тур нәтиҗәләре билгеле – хәзер бәйгедә 15 укытучы гына калды.

Яхшылар арасыннан иң яхшысын сайлау җиңел эш түгел. Жюри әгъзалары җилкәсенә авыр йөк салынган. Үз төбәкләрендә инде иң яхшысы дип табылганнардан иң көчлеләрен сайларга туры килә бит.

– Сез – барыгыз да җиңүчеләр. Үз төбәгегездә сез инде иң яхшылар исеменә лаек булдыгыз, югары профессионаллар булуыгызны расладыгыз. Әмма алда безне финал көтә. Ул җиңел булмаса да, бик кызыклы узачак, - дигән иде Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та Казанда узган бәйгенең ачылыш тантанасында.

Бәйге җиңүчесе өч тур нәтиҗәсендә сайлана. Һәр тур саен укытучылар рәте сирәгәя бара. Беренче турдан соң, әйтик, конкурс сынауларын бары 15 мөгаллим генә дәвам итте. Мәгълүм булганча, республикабызны бу конкурста Казанның Киров районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 151нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова тәкъдим итте. Аңа бик зур өметләр багланган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та «Россиянең ел укытучысы» бәйгесе ачылышында «Тагын киләсе елда да бәйгене Казанда үткәрергә туры килсә, без бер дә каршы түгел», - дип белдерде. Әмма кызганычка, Татарстан укытучысы икенче турга да уза алмады.

Илнең 77 иң яхшы укытучысы белән Татарстан мөгаллиме башта читтән торып «Интернет-ресурс», «Методик семинар» дип исемләнгән сынауларда катнашты, «Мин – укытучы» дигән темага эссе язды. Шуннан соң жюри әгъзалары алдында мөгаллимнәр үзләренең дәрес бирү осталыгын күрсәтте. Кызганычка, Татарстан укытучысы иң көчле 15 укытучы рәтендә юк. Димәк, калган ике тур Татарстан мөгаллименнән башка гына узачак.

Конкурс 5 октябрь көнне Мәскәүдә Кремль сараенда төгәлләнәчәк.

- “Россиянең Ел укытучысы” финалында 25 ир-ат һәм 52 хатын-кыз укытучы катнашты
- Конкурсантларның уртача яше – 39 яшь
- Бөтенроссия финалында катнашучыларның уртача стажы – 15 ел. Минималь стаж – 3 ел, максималь – 43
- Катнашучылар арасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары иң күбе - 18 кеше. Филологлар – 9 кеше. Чит тел укытучылары: инглиз теле - 9 кеше; француз теле - 1 кеше; немец теле 9 кеше. Физик культура - 7 кеше. Физиклар - 7 кеше. Математиклар — 6 кеше. География укытучылары - 5әү. Башлангыч сыйныф укытучылары - 5әү. Биология - 4. Информатика - 2. Музыка - 2. Химия укытучысы - 1әү

Замана баласын шаккатыру мөмкин түгел диярлек. Укуга, нинди дә булса фәнгә кызыксыну уяту өчен дә зур көч куярга кирәк. Евгения Родионова сүзләренчә, монда заманча технологияләр ярдәмгә килә. “Чикләрдән чыгу” дигән алымны куллану да ярдәм итә икән.

- Дәреслектәге нинди дә булса кагыйдәне һәм аннан соң килгән биремне эшләтү белән генә чикләнергә ярамый. Дәреслек чикләреннән чыгарга кирәк. Мин ниндидер теманы аңлатканда, тормыштан мисаллар китерәм. Газета-журналлардан мәгълүматлар китерәм, кинофильм фрагментларын мисалга алам. Һәм, әлбәттә инде, укытучы үзе дә иҗади кеше булырга тиеш. Замана белән бергә, кайчак хәтта алдарак та барырга кирәк, - дип үз серләре белән уртаклаша ул.

Евгения Родионованың укучылары Бердәм дәүләт имтиханында да сынатмый икән. Узган елда республика күләмендә рус теленнән уртача балл 60тан бераз югары булса, 151 мәктәпнең унберенче сыйныфлары уртача 70тән артык балл алган. Евгения Родионова моны нәкъ үзенең казанышы, репетиторларга йөреп ирешелгән нәтиҗәләр түгел икәнен ассызыклый.

- Укытучы һөнәренең иң төп сере ул – балаларны, үз һөнәреңне ярату. Минем укытучылар бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуым түгел иде. Әмма моңа кадәр шундый югары дәрәҗәгә ирешкәнем булмады. Казанны, бөтен республиканы россиякүләм дәрәҗәдә тәкъдим итү бик зур җаваплылык иде. Әмма көндәшләрем көчлерәк булып чыкты, - ди Евгения Родионова.


сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49230-kazanda-ilne%D2%A3-i%D2%A3-yahshyi-ukyituchyisyin-saylyiylar.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7569
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3210
    3
    43
  • 4381
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3389
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан