Казанда Флорид Әгъзамов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Казанның Чистай урамы, 4 нче йорт адресы буенча журналист, галим, педагог Флорид Әгъзамов (1936-2005) хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Чарада үз вакытында Флорид Әгъзамовта белем алган элеккеге студентлары, матбугат чаралары җитәкчеләре, якыннары, депутатлар һ.б. рәсми затлар катнашты.
1992 елдан алып ул берничә дистә ел дәвамында баштан Казан дәүләт университетында үзе оештырган журналистика кафедрасын, соңрак журналистика факультетын җитәкли. Истәлек тактасы ачылган йортта исә Флорит Әгъзәмов 1989-2005 елларда, ягъни гомер көзендә яшәгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова — педагог-журналистның элеккеге студентларының берсе. Тантанада ясаган чыгышының башында ул беренче эш итеп чарага җыелган журналистларны Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итте һәм парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның бүген ММЧ җитәкчеләре белән очрашуын билгеләп үтте.
“Без бүген укытучыбыз, күп буын журналистларына белем биргән, Казан журналистика мәктәбенә нигез салган Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына җыелдык. Аны ул вакыттагы Казан дәүләт университетын тәмамлаган, хәзер исә федераль телеканалларда эшләүче, илнең төп газетасын җитәкләүчеләр аша бөтен илдә беләләр”, - диде Римма Ратникова. Ул шулай ук Флорид Әгъзамовның югары дәрәҗәдәге педагог булуын, аның студентлары хакында аталарча кайгыртуын ассызыклады. “Ул бөтен гомерен журналитикада гуманлылыкны өйрәнүгә багышлады. Миңа калса, безнең һөнәрдә, бүгенге заманда, шул гуманлылык җитми. Без нинди генә матбугат чараларында эшләсәк тә, Флорид Әгъзамов бүген безне берләштерә, бүген без − аның балалары”, - диде ТР Журналистлар берлеге рәисе.
Римма Ратникова сүзләренчә, Флорид Әгъзамовка истәлек такасы кую тәкъдиме белән галим, педагог һәм журналистның улы Азамат һәм килене Елена чыккан. Әлеге тантанада алар да катнашты һәм бу эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Истәлек тактасын куюда республиканың барлык ММЧ чаралары да диярлек матди ярдәм күрсәткән.
Чарада катнашкан Казанның Мәскәү һәм Киров районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганнан соң: “Бездә шундый бөек кешеләрнең яшәве һәм эшчәнлек алып барган булуы бик мөһим. Үрнәк алырдай кешеләр бар”, - дип белдерде.
Казан федераль университетының Югары журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский, КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, Флорид Әгъзамов эшен дәвам итүче педагоглар да аның истәлегенә җылы сүзләр әйтте.
“Мин Флорид Әгъзамовта белем алмаучылар рәтендә, әмма миңа гомер буе аның укучылары белән аралашырга туры килде. Аларның укытучылары хакында шундый җылы сөйләүләре мине һәрвакыт сокландыра иде. Без күп төрле ММЧ, төрле мәсьәләләр хәл итәбез. Әмма без барыбыз да Флорид Әгъзамов исеме тирәсендә берләшәбез”, - дигән фикер әйтте Леонид Толчинский.
Васыйл Гарифуллин бу чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Бу Татарстанның барлык журналистларын бергә берләштереп тора торган символик урын булыр дип ышанасы килә. Истәлек тактасы Флорит Әгъзамов хөрмәтенә генә түгел, Татарстан журналистикасы үсеше өчен зур өлеш керткән башка ветераннар хөрмәтенә дә булсын иде”, - диде ул.
Флорид Әгъзамовның укучылары — хәзер Татарстанның әйдәп баручы ММЧларын җитәкләүчеләр дә чыгыш ясады. Алар барысы да остазларының әтиләр кебек кайгыртучан булуын, беркайчан да студентларына карата битараф булмавын билгеләп үтте. “Татар-информ” МА генераль директоры Шамил Садыйков: “Флорид абый улларының журналистика юлыннан китмәвенә бераз борчылды. Ул үзенең ата мәхәббәтен безгә, студентларына, бирде. Татарстанда, Россиядә йолдызлар һәм йолдызчыклар бик күп, әмма кояш бер генә. Безне җылыта, безгә юл күрсәтә торган кояш берәү генә була. Флорид абый, без сине онытмыйбыз, син һәрвакт безнең йөрәктә”, - диде һәм педагогына рәхмәт әйтте.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.