Казанда чигү дәресе уза!

Чигәргә яратучылар, чигәргә өйрәнергә теләүчеләр – бу яңалык сезнең өчен!
23 декабрьдә – шимбә көнне Казанда, Бауман урымындагы «Нур-маркет»та урнашкан китап кибетендә милли бизәк – чигеш чигүгә багышланган осталык дәресе узачак. Дәресне көндезге сәгать өчтә Нурзия Сергеева уздыра.
Остаханәдә халкыбызның милли бизәкләре, борынгы чигү төрләре белән танышырга мөмкин булачак. Теләгән кешене калфак чигәргә дә өйрәтәчәкләр.
Үз материалы белән килгәннәр өчен дәрес бушлай, үзегез белән тукыма, төрле төстәге вак сәйләннәр, энә-җеп, мулине, киерге, кайчы алып килсәгез яхшы. Башкаларга исә керү бәясе 150-200 сум булачак.
Дәрескә кечкенә балаларыгыз белән дә килә аласыз. Сабыйларга да бик күңелле булачак монда. Аларга чигү үрнәкләре буягычлар рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Рәссам-укытучы булып эшләгән Нурзия ханым төсләрне ничек кулланырга да өйрәтер.
Нурзия Сергеева – татар декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган «Тылсымлы бизәк/Магия узора» китабы авторы. «Сөембикә» журналы укучыларына ул «Хатын-кыз галәме»ндә үткәргән осталык дәресе буенча да таныш. Исегездә булса, журналыбызның 2016 елгы март санында «Күләмле яки 3Dчигү» дип аталган мастер-класс күрсәткән иде ул.
Урыннар саны чикләнгән, алдан язылу сорала: 89872974243.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.