Логотип
Яңалыклар

Казан технология һәм дизайн көллиятендә 9 сәгать эчендә күлмәк тегәләр

 Республиканың һөнәри белем бирү  йортларында  WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион  имтиханнар  дәвам итә. Киләчәктә әлеге имтиханнар  студентларның диплом эшен алыштырачак. Чөнки ул эш бирүчеләргә булачак кадрларны сайлау өчен иң уңайлы ысул. 
 
Казан технология һәм мода көллиятендә  демонстрацион имтиханнар инде өченче ел бара.  Быел катнашучылар саны да күбрәк, әлеге системага башка көллиятләр дә кушылган. Моңа кадәр студентлар  бар өйрәнгәннәрен диплом эшендә генә  күрсәтә иде. Хәзер алар көллияттә экспертлар каршында осталыкларны күрсәтәләр. 
 
     Ирина Купряхина

Студентларга имтихан биреме бары тик бер көн кала гына билгеле була. Ул Мәскәүдән үк килә. Булачак тегүчеләр ике көн эчендә күлмәк тегәргә тиеш булалар. «Мода технологиясе» компетенциясенең  баш эксперты Ирина Купряхина белдерүенчә, нәтиҗә манекенда  ук күренә. Дөрес, әлегә студентлар диплом эше дә язалар.  Ләкин киләчәктә аны демонстрацион имтиханнар алыштырачак.  Чөнки бу алым иң уңайлысы.  Беренчедән, укытучыларның компетентлыгына бәя биреп була, икенчедән, эш бирүчеләр  көллияткә килеп, студентларның эшен карап, үзләренә кадрлар җыя ала. Үзенең тегү  цехы булган Ирина Купряхина да  узган ел шулай ике кызны эшкә алган. Аның фикеренчә, WorldSkills системасы   һөнәри белем бирү йортлары белән эш бирүчеләр арасын якынайта. «Бүгенге көндә көллияттән производствога килгән белгечләрне өйрәтергә кирәк. Алар теоретик яктан белемле, ә менә практикалары  юк диярлек.  Берни эшләп булмый  белем бирү системасы шундый.  Ә WorldSkills стандартлары эш бирүче таләпләренә нигезләнеп төзелгән», – ди Ирина Купряхина. Аның үзен дә   республика WorldSkills хәрәкәтенә кушылганнан соң көллияткә укытырга чакырганнар. Ул макетлаштыру квалификациясе буенча белем бирә. 

   Гүзәл Гарифуллина
   
Имтихан үткән  студентларга  WorldSkills паспортлары тапшырылачак. Анда эшләгән эшләренә балл куела. Ә ул 100 балл белән бәяләнә. Бу – дөньяви бәяләү системасы.  Дөрес, югары баллны беркем  җыя алмый. 70 баллдан соң «бишле»  билгесе куела.  Студентлар әнә шул баллны җыярга тырыша.  Булачак тегүче Гүзәл Гарифуллина да яхшы билге алырга өметләнә.  «Күлмәк тегүдә авырлыклар юк, без бит  технологияне өч ел өйрәндек», – ди ул.   WorldSkills паспорты киләчәктә югары уку йортына кергәндә  ярдәм итәр дип уйлый.  Шуңа да демонстрацион имтиханда  теләп катнашырга булган. 

   Илдар Яруллин
 
Быел имтихан таләпләре үзгәргән. Сынау барган кабинетларга видеокамералар  урнаштырылган.  Эш барышын ютуб каналыннан онлайн режимда теләсә кем кереп карый ала.  Бу  имтиханнарның үтә күренмәлелеген булдыру өчен эшләнә.  Көллият директоры Илдар Яруллин   демонстрацион  имтихан һөнәри белем бирү көллиятләренә дөньяви дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирә дигән фикердә.   Алар чит илләрнең тәҗрибәләрен өйрәнәләр. «Имтихан укытучыларга да зур таләпләр куя», – ди директор. Чөнки бер студентның башкарган эше өчен  ярты коллектив җаваплы. Тегүчеләрнең ничек кайчы тотуын да  бәялиләр. 
 
Казан технология һәм мода көллияте WorldSkills ярышларында  бер компетенциядә җиде юнәлеш буенча эш алып бара. Әлеге хәрәкәт кысаларында укытучыларны да, студентларны да төрле төбәкләргә курсларга җибәрәләр. Казан базасына да килеп, стажировка үтәләр.  Көллияттә белем алган ике кыз WorldSkillsның Бөтенроссия һәм Бөтендөнья ярышларында катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар