Логотип
Яңалыклар

Казан... Сабантуйга бирнә җыя

Берсекөнгә, ягъни 24 июнь көнне, Казанның үзәк урамнарында бизәлгән җиңүле атлар күрсәгез, шаккатмагыз: шәһәребездә бу ялларда узачак Сабантуйга бүләкләр җыя

Берсекөнгә, ягъни 24 июнь көнне, Казанның үзәк урамнарында бизәлгән җигүле атлар күрсәгез, шаккатмагыз: шәһәребездә бу ялларда узачак  Сабантуйга бүләкләр җыячаклар.  
Авылда үскән кешеләргә Сабантуйга бирнә җыю күренеше, әлбәттә, таныш. Бәйрәмгә берничә көн кала алдан, авыл яшьләре, йорт саен кереп, бүләк җыеп йөри. Хуҗалар алдан нәрсә әзерли, шуны тапшыра: чиккән сөлге, яулык, кулъяулык, тастымал... Сабантуй мәйданында исә бу бүләкләр мәйданда, ярышларда җиңүчеләргә тапшырыла. 
Казанда Сабантуйга бирнә җыю быел өченче тапкыр үткәрелә. Аны елдагыча Казанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы, «Иске шәһәр» префектурасы үткәрә. Алар әйтүенчә, бу чара беренче чиратта калага туристларны җәлеп итү максатыннан эшләнә. Әмма халыкның хәтерен яңарту да шулай ук мөһим. Бирнә җыю – Сабантуй белән бәйле символикаларның берсе. Бу чара вакытында халык уеннарын күрсәтү дә күз алдында тотыла. 
Бирнә җыючы җигүле атлар шәһәрнең берничә урыныннан кузгала. Беренчесе – Татарстан Президенты резиденциясе урнашкан Казан Кремленнән китәчәк. Быел бүләкне Президент та бирер дип көтелә. 
Бирнә җыю көндезге сәгать 11 дә башланачак. 12.30 да атлар барысы да Камал театры янындагы мәйданга барып җитәчәк. Анда бу сәгатьтә театраль тамаша башланачак, җыелган бүләкләр Сабантуйны оештыручыларга тапшырылачак. 
Оештыручылар әйтүенчә, узган ел бүләкләр арасында спорт велосипедлары, ресторан һәм кафеларга, кунакханәләргә төрле сертификатлар күп булган. Бөтендөнья татар конгрессының да нинди бүләкләр әзерләгәне билгеле: конгресс каршында эшләүче Бөтендөнья  татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр кыш буе сөлгеләр чиккән. Россиянең 43 төбәгендә чигелгән бу сөлгеләр Казан Сабантуйларының бер яменә әйләнер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар