Логотип
Яңалыклар

«Казан Кремле» күрмәүчеләрне һәм начар ишетүчеләрне экскурсиягә чакыра

Татарстанда «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенә сәнгать әсәрләрен тану өчен тиеп карый торган станцияләр булдырылды. Бу республикада беренче тапкыр эшләнелә.


Татарстанда «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенә сәнгать әсәрләрен тану өчен тиеп карый торган станцияләр булдырылды. Бу республикада беренче тапкыр эшләнелә.


Һәр дүрт станция дә тактиль картиналар, тактиль элементлар һәм картина мотивлары буенча ясалган исләрдән тора. Бу начар күрүчеләргә картиналарны «күрергә» ярдәм итәчәк. Шулай ук тифлокомментарийлар белән аудиогид эшли. Дәүләт Эрмитижындагы «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенә килгән начар күрүчеләргә ул бушлай бирелә. 20 ноябрьгә кадәр эшләячәк күргәзмәдә сурдотәрҗемәче Екатерина Ибәтуллина начар ишетүчеләргә ярдәм итәчәк. 


Хәзерге вакытта фәнни-методик бүлеге һәм «Эрмитаж – Казан» үзәге хезмәткәрләре начар ишетүчеләр һәм менталь үзенчәлекләре булган балалар өчен видеогид әзерли.


Рәсем сәнгате, басма графика һәм кулланма сәнгать предметларыннан торган күргәзмәдә дөньякүләм танылган рәссам Рубенс һәм аның замандашлары – Антонис ван Дейк Һәм Якоб Йорданс әсәрләрен карарга мөмкин. Бик күп картиналар Эрмитажга нигез салучы Бөек Екатеринаның шәхси коллекциясеннән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар