Логотип
Яңалыклар

Казан егете ябыккан өчен 2,5 миллион сум акча отты

Казанда яшәүче Тимур Бикбулатов «Взвешенные люди» телевизион шоу-программасында җиңү яулады. 16 атна дәвам иткән бу проектта бөтен ихтыяр көчен җыеп, белгечләр ярдәмендә 53,7 килограмм авырлыкны югалтуга ирешкән 30 яшьлек Тимур хәзер башкаларны да ябыгырга өйрәтә.

 
Симерүдән интегүче кешеләр катнашындагы әлеге телевизион шоу икенче тапкыр оештырылды. Анда барлыгы 18 кеше диетолог, фитнес тренерлар һәм психологлар ярдәмендә дүрт айлык ябыгу курсы уза. Ярышта катнашучыларны атна саен үлчәп торалар һәм иң аз авырлык югалткан бер кешене кайтарып җибәрәләр. Соңыннан иң күп авырлыкны югалткан кеше җиңүче дип табыла, проектның акчалата премиясенә лаек була. Бу юлы ул 2,5 миллион сумны тәшкил итте.

Тимур проектка 148 килограмм авырлык белән килгән иде. Финалда үлчәнгәндә аның авырлыгы 94,3 килограммга төшкән иде, шулай итеп ул 53,7 килограммын югалтты.

Тимур кечкенәдән таза булуын искәртә. Ул музыка белән шөгыльләнгән, КВНда уйнаган. Гаилә корып яши башлагач, ике баласы тугач күпме генә ябыгырга тырышып караса да барып чыкмаган. Шуңа күрә дә махсус телепроектта катнашырга карар кылган.
 


Сер түгел, телетапшыруны берничә ай алдан төшереп, аннан соң гына эфирда күрсәтәләр. Җиңүчене хәзер генә игълан итсәләр дә, чынлыкта проект инде февраль аенда тәмамланган. Шушы вакыт эчендә Тимур ирешелгәндә туктап калмаган, әле дә гәүдә авырлыгын киметү белән җитди шөгыльләнә, хәзер аның авырлыгы 84 килограммга кадәр төшкән.

– Ябыккач тормышым, көнкүрешем бик нык үзгәрде, сәламәтлегем яхшырды, спорт белән шөгыльләнәм, теләгән киемнәрне киям, – дип сөенә Тимур. Хатыны белән алар өченче бала көтәләр. Тимур эшен дә алыштырган, элек төзелеш өлкәсендә эшләсә, хәзер үз тәҗрибәсенә таянып, башка кешеләргә ябыгырга булыша.

Иң элек ул табибка күренергә киңәш итә, чөнки ябыгу программасын авыруның сәбәбен ачыклап төзергә кирәк. Әгәр сәламәтлектә җитди проблема табылмаса, йөрәк тибешен тигезләү өчен махсус күнекмәләрдән башларга, шулай ук көн саен иртән һәм кич өчәр чакрым җәяү йөрергә тәкъдим ителә. Тимур үзе көн саен иртән йөгерә, кич белән дә чыга. Туклану диетасы да кешесенә карап төзелә. Беренче чиратта, бөтен кешегә дә көндәлек ашаган ризыгын 20-30 процентка киметергә туры киләчәк. «Тылсымлы диеталар, ябыктыра торган дарулар булмый», – дип кисәтеп, Тимур ябыгу зур теләк, ихтыяр таләп итүен әйтеп, сәламәтлеккә вакытны һәм көчне жәлләмәскә өнди. Әлбәттә, ябыгу өчен даими физик күнекмәләргә дә зур игътибар бирелә: максат – гәүдәдәге май катламы кимергә, ә мускуллар күләме артырга тиеш.

Телепроектта җиңеп алган 2,5 миллион сум акчаны Тимур үз эшенә салган. Шулай да ул бу җиңү аңа – акча түгел, ә тормышка яңача караш бүләк итүен ассызыклый.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар