Логотип
Яңалыклар

Кариев театрында тагын яңалык!

Татар телендә тифлокомментарий бирү буенча беренче проект әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

20 май көнне Г. Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрына «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) спектаклен карарга килүчеләр залда үзгә тамашачылар күп булуына игътибар итми калмаслар, мөгаен. Бу көнне театр күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән беренче тапкыр спектакль күрсәтәчәк.
Тифлокомментарий – сәхнәдә барган тамашаны кыскача сөйләп бару дигән сүз ул. Ул, аңлашылганча, бик кыска булырга һәм спектакльдәге репликалар арасында гына яңгырарга тиеш. Ә андый паузалар спектакльдә күп түгел. Шул ук вакытта тифлокомментарийга актерның сүзләрен берничек тә «капларга» ярамый.

Театр бу проектны Алишер Усмановның «Яңа караш» («Особый взгляд») хәйрия фонды программасы кысаларында, «Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе» белән берлектә тормышка ашыра. Алишер Усманов фонды өчен дә бу яңа күренеш. Моңарчы аларның милли телләрдә күрсәтелүче спектакльләр өчен тифлокомментарийлар әзерләгәннәре булмаган.
Казанда мондый эш белән шөгыльләнгән белгечләр, әлбәттә, моңарчы булмаган. «Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе» Гөлүсә Закированы Мәскәүгә махсус җибәреп укытып кайтарган. Казанга кайткач, Гөлүсә Г. Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрына: «Әйдәгез, шушындый тәҗрибә ясап карыйк», – дигән тәкъдим белән чыккан. Театр моны хуплап каршы алган. Гөлүсә күзе начар күрүчеләр өчен беренче тамашаны «җанландырырга» инде әзер.

«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен ким дигәндә 20-30 тапкыр карап чыктым, – диде ул. – Текстларны видео буенча әзерләдем. Инде беренче репетиция узды. Аны тамашачыга тәкъдим иткәнче, кабат кабатлап караячакбыз әле.

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев:
– Без бу тамашаны бик көтәбез. – диде. – Күзләре начар күрүчеләр китаплар укырга да, спектакльләр карарга да яраталар. Тифлокомментарий ярдәмендә хәзер алар тамашаны бөтенләй башкача кабул итәчәкләр: персонажларның сәхнәдә нишләвен белеп торачаклар, диалогларның мәгънәсен дә күбрәк аңлаячаклар. Безнең өчен сайланган әсәрне дә уңышлы дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар