Логотип
Яңалыклар

Кариев театрында манекенлы спектакль

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сезонының икенче премьерасын – Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» дип исемләнгән спектакльне тәкъдим итә. Режиссеры Башкортстаннан Илсур Казакбаев. Бу уңайдан театрда матбугат очрашуы узды.

Режисер әйтүенчә, алар спектакльне сәхнәгә «тапталмаган юллар» аша алып бара. Тел төбеннән аңлашылганча, бу ялларда куеласы спектакльгә әлегә кадәр үзгәрешләр кертәләр. Илсур Казакбаев артистларны сәхнәдә уйнатмый, ә сөйләтә. Сәхнәдә манекеннар һәм артистлар була. Һәр герой үзенең герое турында сөйли. Моңарчы республика ташамачылары күрмәгән мондый формат кызыклы да тоелды, шикләндерде дә. Спектакль 12+ тамгасы  белән барачак. Ул ата-аналарга да, үсмерләргә дә кызыклы булырга тиеш дип уйлый режиссер. Әмма сәхнәдә хәрәкәт булмагач, кабул итү авыр булмас микән дигән сорау тудыра.

Илсур Казакбаев исә күрсәтеләчәк спектакльнең концепциясе озак эзләнүләр нәтиҗәсе дип белдерә.  «Бу повестьнең беренче һәм иң танылган куелышы Рифкать Исрафилов тарафыннан эшләнде, аның артыннан шактый күп яңа спектакльләр куелды. Шул сәбәпле, классикага мөрәҗәгать итеп, без ниндидер яңалык кертергә теләдек. Спектакльнең идеясе Мостай Кәрим повестенең алда әйтелгән сүзенә нигезләнде: «Бу китап – ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, беркатлырак, чалрак кешеләр турында. Аларның көнкүреше без яшәп яткан көндәлек тормыштан чак кына калкурак, чак кына тылсымлырак, чак кына фаҗигалерәк. Бер-беренә карата алар чыдамлырак, рәхимлерәк; гаепләргә, хөкем итәргә ашыгып бармыйлар. Бу кешеләр бәхетне дә, әҗәлне дә сабырлык белән кабул итәләр. Шатлыктан туеп сикермиләр, казадан коелып ук төшмиләр.
– Нигә, сезнең авылда шундыйлар гына яшимени? – дип сораучылар була калса, алдан ук җавап кайтарам:
– Мин күргәне шулар иде. Бүтәннәре хәтердә калмаган», – ди режиссер. Ул спектакльне повестьтан өзекләр дип атады.


Кендек ролен бүгенге көндә театрның әйдәп баручы актеры Булат Гатауллин уйный.


 Реквизитлардан чын салам, камыр кебек кирәк-яраклар куллану белән беррәттән, сәхнәдә тере кошлар булу – тамашачыны образлы  һәм реаль дөнья белән очраштыра дип ышандыралар театрда.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар