Логотип
Яңалыклар

Камал театры кая күчә?

Июль аенда Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын күчерәләр икән дигән сүз чыккан иде.

Июль аенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын күчерәләр икән дигән сүз чыккан иде. Театрның яңа бинасын Хади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында төзергә планлаштыралар. 

Казанда театрның яңа концепциясен төзү буенча конкурс та игълан ителгән. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бинаны яңа урында өр-яңадан төзүне отышлырак булуын билгеләп үтә. Камал театрының хәзерге бинасын бөтен таләпләргә туры китереп яңарту күпкә катлаулырак булачак икән. Чөнки Кабан күле территориясен ясау буенча бик күп программалар тормышка ашырылган, аларны да исәпкә алып, чикле шартларда эшләргә туры килер иде. 

Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, хәзерге бина шулай ук Камал театры карамагында калачак. Ирада Әюпова анда музыка драма театры булдырырга хыяллана икән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар