Логотип
Яңалыклар

Ислам үсеш банкы Россиянең финанс системасын ныгытуда мөһим роль уйнаячак, дип саный Ислам үсеш банкы төркеме президенты

Ислам үсеш банкы, ислам банкингын гамәлгә кертү өчен, хәзерге Россия законына төзәтмәләр кертүдә, практик программалар эшләүдә ярдәм күсәтергә әзер. Бүген Казан ратушасында “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында Ислам үсеш банкы төркеме президенты, доктор Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни шулай дип белдерде.

Утырышта төркем рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры, "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты. Искәртеп узабыз: “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышы Татарстанда 25-28 май көннәрендә уза. Анда 30 лап ил вәкиле һәм Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнаша.

Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни җылы кабул итү, бу мәсьәләгә җитди мөнәсәбәт өчен Россия һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Әхмәд Әл-Мәдәни чыгышында болгарлар һәм гарәпләр арасында багланышлар тарихына тукталып, Һиҗри календарь буенча 4 нче гасырда бертөркем гарәп сәүдәгәрләренең Идел буена килүен һәм болгарларның гарәпләрнең эчкерсезлегенә таң калганын белдерде. Шул рәвешле, гарәпләрнең Идел буе халыклары ышанычын яулаганын әйтте.

Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни Ислам банкының Россия белән хезмәттәшлек тәҗрибәсенә җентекләбрәк тукталды. Ул РФ һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре арасында стратегик партнерлык мөмкинлекләре, ислам банкингы ярдәмендә шушы стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча практик тәкъдимнәр турында әйтеп үтте.

“Безнең банк Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә омтылды. Ислам үсеш банкы РФ мөфтиләр шурасы белән хезмәттәшлек программасын координацияләде, ул төрле өлкәләрне колачлады. Бу хезмәттәшлек мәгариф, һөнәри әзерлек, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларда багланышлардан гыйбарәт булды. Безнең банк Россиянең төрле югары уку йортларында белем алучы 110 студент өчен стипендияләрне гамәлгә куйды”, - дип бәян итте Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни.

Банк президенты әйтүенчә, Ислам үсеш банкы Россиягә ислам банкингын гамәлгә кертү өчен законга төзәтмәләр кертүдә, практик программалар эшләүдә ярдәм күсәтергә әзер. Ул Ислам үсеш банкының Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын ассызыклады. “Ислам үсеш банкы, ислам банкингы икътисадыгызда күпкә нәтиҗәлерәк роль уйный алсын өчен, гамәлдәге Россия законына үзгәрешләр кертүгә ярдәм күрсәтә ала. Россиянең алдынгы банклары хәзер ислам банкингына хас мөмкинлекләрдән файдаланырга омтыла”, - дип белдерде Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни.

Ислам үсеш банкы төркеме президенты террорчылык, экстремизмга нык каршы торуларына басым ясады. “Без Россия Федерациясенә бу юнәлештәге тырышлыгы өчен рәхмәтлебез, без хәрби хәрәкәтләр, террорчылык корбаннары булган халыкны якларга омтылабыз”, - диде Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни.

Ислам үсеш банкы төркеме президенты утырыштан соң журналистларга билгеләп узганча, Ислам үсеш банкы Россиянең финанс системасын ныгытуда мөһим роль уйнаячак. Аның әйтүенчә, бөтен дөньяда ислам банкингына карата кызыксыну үсеше күзәтелә. “Ислам банкингы институтлары кризисның дөньядагы традицион банк системасына салган зыянын күздә тотканда, үзләренең эшкә сәләтлелеген раслады”, - дип белдерде Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни.

Мәртәбәле кунак сүзләренә караганда, Бөекбритания Премьер-министры Лондонның, ислам банкингының бөтен дөньяда таралуы өчен, үзенә күрә арадашчы булуына өнди. “Безнең банкка дөньяның төрле почмакларыннан ислам банкингы асылын аңлату турында сораулар һәм үтенечләр килеп ирешә. Ислам үсеш банкы һәм Россия арасында хезмәттәшлек һәм үзара кызыксыну булуы гаҗәпләндерми дә. Мәсәлән, ислам облигацияләре системасы күп санлы инвестицияләр җәлеп итә алды. Ислам дөньясы чикләреннән тыш та ислам облигацияләре системасын финанс чыганакларын җәлеп итү чарасы буларак куллана торган финанс институтлары аз түгел. Моны Гонконгта, Бөекбританиядә һәм башка илләрдә күрәбез. Без ислам банкингы алга таба да Россия финанс системасын ныгытуда мөһим роль уйнар дип уйлыйбыз. Мондый хезмәттәшлек Россия финанс системасына файдага булыр дип ышанам”, - дип ассызыклады Әхмәд Мөхәммәт Али әл-Мәдәни.

Бүгенге утырыш кысаларында Ислам үсеш банкы һәм Россиянең Үзәк банкы арасында килешү төзелде. Ислам үсеш банкы, “Татфондбанк”, “Внешэкономбанк” һәм “Саклык банкы” арасында да килешүләр рәсмиләштерелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар