Логотип
Яңалыклар

​Имамнар футбол уйный һәм ГТО тапшыра?

Дин белгечләренә ислам динен камил белү генә җитми, ГТО нормаларын да тапшыру кирәк икән.  

Бүген Чемпионатның Казандагы матбугат үзәгендә узган очрашуда Россия Ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. «Безнең студентлар да спортны бик ярата, буш вакытларында футбол да уйныйлар, башка төрле секцияләрдә дә шөгыльләнәләр», – диде ул. 

Очрашу чемпионат кысаларында узса да, сүз үзенән-үзе Болгардагы Ислам академиясенә, андагы шәкертләргә, уку-укыту программаларына кереп китте. Беләсез булыр, әлеге академия Борынгы Болгар тыюлыгында узган ел эшли башлады. Югары дини уку йортының максаты – югары белемле дин белгечләре һәм докторлар әзерләү. Ике юнәлештә – магистратура һәм докторантура юнәлешендә эшли. 

Узган ел 30-40 шәкертне кабул итәргә ниятләгән булсалар да, 68 кешене кабул иткәннәр. Быел исә 100 кешедән гариза кергән инде. Төп шартның берсе – гарәп телен камил белү, чөнки дәресләрнең 60 проценты гарәп телендә үтә. Шәкертләргә Судан, Сүрия, Йәмән, Ирактан килгән биш хәлфә белем бирә. Кайсыдыр фәннәрне укыту өчен читтән атаклы дин галимнәрен чакыру мөмкинлеге дә бар.  

Академия ачылганчы, бу ник кирәк инде, андый еракка кем генә килер икән, дигән сүзләр дә булгалады. «Бу академия Россиядә уникаль дини белем йорты. Бакалаврлар әзерли торган башка уку йортлары булса да, магистрлар һәм докторлар әзерли торганнары безнең илдә дә, якын-тирә илләрдә дә юк иде әле. Бер ел эшләү дәверендә академиядән үз белән китүче кеше булмады. Китүчеләр булса да, сәбәбе яки армия яки белемне үзләштерә алмау белән генә бәйле иде», – диде Рәфыйк әфәнде.  

Моның кадәр дин белгечләре кайда эшләячәк, аларга ихтыяҗ бармы, дигән сорауга, ректор үзе дә кистереп кенә җавап бирмәде. «Бездә 20ләп югары дини уку йорты, 85 Диния нәзарәте бар. Белемле кешеләр анда да кирәк», – диде ул. Ә болай, максатлары елга 150 югары белемле белгеч әзерләп чыгару икәнен яшермәде.  

Журналистларны магистр һәм докторларның яше, академиядә яшәү шартлары да кызыксындырды. Рәфыйк әфәнде әйтүенчә, магистрлар уртача 30 яшькә, докторлар 40 яшькә кадәрге кешеләр икән. Ә яшәү шартлары күпләр кызыгырлык. Ләкин бер генә кыенлык бар, өйләнгән кешеләргә академиянең тулай торагында гаиләсе белән яшәү мөмкинлеге юк. «Без бу хакта уйланабыз, нәрсәдер эшләргә кирәк булыр, чөнки шәкертләребез арасында гаиләлеләре дә юк түгел. Әлегә алар якын-тирәдә фатир биләп яши. Бәлки, киләчәктә аерым кампус та төзелер», – диде ректор. Шулай ук ислам икътисадчылары әзерләү теләге дә юк түгелле дә ачыкланды. «Планнарда шәкертләргә гарәп филологиясен өйрәтү һәм дини белгечлектән тыш тагын ниндидер өстәмә белем бирү дә бар», – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар