Логотип
Яңалыклар

Икең бер җан булганда...

Арчада Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» берләшмәсе күчмә утырышы булып узды.

«Игътибар үзәгендә – хатын кыз» темасына багышланган әлеге очрашуга республиканың дистәләгән төбәгеннән җирлекләрдәге берләшмә әгъзалары – хатын-кыз депутатлар килгән иде. Гәрчә Арча районы хакимият башлыгы урынбасары Любовь Осина: «Махсус, әзерләнмәдек...», – дип әйтсә дә, күрсәтер, тәҗрибә уртаклашыр эшләре көн дәвамында карап-күреп бетерерлек кенә булмады.

Ташкичү авылына барып, аның балалар бакчасы, мәктәбе белән танышып, авылның Кулибиннары – Хәбибуллиннар гаиләсен күреп, 9 нчы сыйныф укучысы Рәсүл Галиевнең үлән, бодай тарткыч җайланмасын карап, коридор буйлап сузылып киткән күргәзмәгә хәйран калып йөрдек. Мәдәният йортына кереп, «Төп йорт килене» бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышларын тамаша кылдык. Республикага танылган «Өммегөлсем» ансамбле җырчыларының чыгышын тыңладык. Әйтергә онытып торам, Ташкичүгә юл алганчы, арчалыларның данлыклы музеена кереп чыктык. Бу төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында бик озаклап сөйләргә булыр иде. Шиһабетдин Мәрҗәни, Габдулла Тукай, Гаиләскәр Камал,  Нәгыймә Таҗдарова... Бу шәхесләр үзләре генә дә ни тора! 60 лап мәгърифәтчене, 70 тән артык һөнәри һәм 50 дән артык һәвәскәр язучыны, 100 гә якын фән докторларын, дүрт Советлар Союзы Героен, алты Социалистик Хезмәт Героен биргән як бу. Ләкин сүзебез башка нәрсә турында: авыл хатын-кызы ничек яши бүген? Ни-нәрсә борчый аны? Көнне төнгә ялгап эшләгән авыл апасына тиешле хөрмәт күрсәтеләме? «Ничек эшлисең, шулай яшисең...» – дип сөйлибез түгелме үзебез?! Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева әйткәнчә, авыл халкы шәһәрдәгечә яшәргә тели. Ягъни мәсәлән, аның да тигез-шома юллардан гына элдерәсе, өендә газ-суыннан кинәнәсе килә. Эшкә ничек урнашырга, дип тә борчылмасын ул. Сәламәтлеген кайгыртып, шәһәргә чыгып чабарлык та булмасын аңа. Менә шунда гына, анда да әле яшәү өчен иң кирәклесе хәл ителде, дия алабыз. Күрдек инде, үз күзләребез белән күрдек: авыл кешесе кулыннан килгәннең бөтенесен эшли. Булдыра! Тир тамызып тапкан продукциясенә тиеннәр генә тигәндә дә, тавыш күтәрми, алдагысына ышанып, тавыш-тынсыз гына эшли дә эшли. Пленар утырышта чыгыш ясаган Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның әйткәне белән килешәм: әйе, илнең хәрби куәтен үстерүгә керткән акчаның аз гына өлешен булса да авыл хуҗалыгы тармагын ныгытуга тотсалар икән... Сөт базарында килеп туган кыенлыкларга гына күз төшерик.

Проблемаларны хәл итә башлаганчы, башта илгә кертелгән бер миллион тонна коры сөтне «ашап» бетерергә кирәк әле безгә. Дөрес, авылны яшәртүгә юнәлдерелгән программалар күп алар. Моннан дүрт еллар чамасы элек оештырылган гаилә фермалары да, кукмаралылар үрнәгендә, яхшы гына эшләп килә. Әмма хәзер фермерларның күбесе – микрофермалар ягында. Моңа грант каралган. Чөнки зур гаилә фермасын тоту кыен. Бу юлы министр авыл хуҗалыгы проблемалары турында гына сөйләмәде. Хатын-кызга, авыл апаларына карата булган хөрмәтен, ихтирамын, бары ул әйтә алганча итеп, җөмләсенә тирән мәгънә салып, уйланырлык та, горурланырлык та итеп белдерә алды.
– Минем әнигә 93 яшь, – ул безнең өйнең яме, намазлы йортның нигезен дәвам итүче, – диде ул. – Әни белән әти – минем беренче укытучыларым да. Әни, әти үлгәч: « Улым, әтиең белән без икебез бер җан идек», – диде. Әйе, икең бер җан булып яшәгәндә генә күп нәрсәгә ирешергә мөмкиндер ул. Ул сөйләгәндә, язган геройларымны искә төшереп утырдым. Кама Тамагы районы Олы Бортас авылының алдынгы сыер савучы Фәйзигөл Әмәнуллинаның ире турында: «Аз гына күрми торсам да, мин аны шундый сагынам. Мин аны шундый яратам, керфек очларына кадәр яратам...» – дигәне хәтердә. Кукмара районы Олыяз авылы фермерлары – ирле-хатынлы Рафис белән Лена Галиевләр, Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы фермерлары Мәдинә һәм Әнәс Гыйлемхановлар күз алдымнан йөгереп үтә. Ике сүзнең берендә: «Без икебез бертөсле», – дип кабатлый алар. Икең бер җан булып яшәүнең ни икәнен, белсә, шулар беләдер. Шулай эшләгәндә генә тормыш алга бара. Ә мондый гаиләләр күп булса, авыллар да рәхәт яши, авыл хатыннары да бәхетле! Һәрхәлдә Ташкичү мисалында мин моны тәгаен әйтә алам.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар