III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы
Равия ГАЙСИНА, Мари Эл Республикасы, Йошкар Ола шәһәре:
– Безнең төбәк халкының 6,8 проценты – татарлар. Төбәгебездә «Ак калфак» оешмасы барлыкка килгәнгә ике ел. Бик вакытлы барлыкка килде ул, проблемаларны уртага салып хәл итә, киңәшләшә, җыелып фикер алыша башладык. Оешмага яшьләр дә күп йөри. Күптән түгел яшьләребез Казанга килеп, чәк-чәк пешерү серләренә дә өйрәнеп китте. Өйләнмәгән егетләребез, кияүгә чыкмаган кызларыбыз байтак. Аларны кавыштыру эшен башлап җибәрергә булдык әле.
Безнең республикада катнаш гаиләләр бик күп. Хатыны татар булса, гаиләдә тел саклана. Ана телен саклауда зур эш башкара торган хатын-кызларны бергә җыя торган мондый чара бик кирәк. Узган ел да форумга килдем, монда бик күп дуслар тапкан идем. Алар белән интернетта аралашып тордык.
Резеда ИШМӨХӘММӘТОВА, Сарытау:
– Бездә «Ак калфак» оешмасы ике ел элек оешты, мин аның рәисе вазыйфасын башкарам. Милли тамырларны саклау юнәлешендә эш куя торган мондый оешманың чит төбәктә яшәүчеләр өчен әһәмияте бик зур. Төбәгебездә 25 ел инде татар гимназиясе эшләп тора, телне саклауда ул да бик зур эш башкара. Без дә «Ак калфак» оешмасында бер елга якын инде татар теле дәресләре алып барабыз. 15 кеше йөри башлаган иде, 7 кеше генә тәмамлады. Шул дәресләргә йөрүчеләр белән Тукайның туган көненә багышлап әдәби кичә үткәрдек. Кызганыч, оешмабызның андый зур чаралар үткәрергә залы юк, шуңа күрә кичәне гимназиядә уздырдык. Анда балалар бакчаларыннан сабыйлар да, гимназия укучылары да катнашты. Киләсе елга чигү түгәрәге ачарга ниятләп торабыз. Бер кызыбыз Казанга килеп, чигү дәресләре алып кайтты инде.
Зөлфия БЕРНЕЕВА, Казакъстан Республикасы, Актау шәһәре:
– Мин килгән Актау шәһәрендә 1400 генә татар бар, шуңа күрә һаман үзебезнең «Ак калфак»ны оештырып бетерә алмыйбыз. Шулай да милли гореф-гадәтләрне һәм телне саклау өчен кулыбыздан килгәнне эшлибез. Әйтик, бездә «Болгар» дип аталган татар этномәдәни берләшмәсе бар. Аның базасында якшәмбе мәктәбе эшләп килә, анда йөрүчеләр татар телен генә түгел, милли биюләрне, милли кием-салым, азык-төлек серләрен дә өйрәнәләр. Сабантуй, Сөмбелә бәйрәмнәрен уздырабыз. 8нче мартны да татар рухында үткәрәбез, Сөембикә турында сөйлибез, аның турындагы риваятьләргә нигезләнеп, балалар арасында рәсем бәйгесе уздырабыз. Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә багышланган чаралар да гел булып тора, балалар гына түгел, олылар да шигырьләр, җырларын өйрәнеп, кичәләрдә чыгыш ясыйлар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.