Логотип
Яңалыклар

Гүзәл Яхина Италиядә: Мин анасы өзелеп яраткан татар ире турында язмадым

7 сентябрь көнне Италиянең Мантуя шәһәрендә әдәбият фестивале кысаларында язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романының итальян теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Автограф-сессиядә катнашкан Сара Шибетта “Татар-информ” өчен махсус Гүзәл Яхина белән сөйләште.
Әйтергә кирәк, Италиянең Мантуя шәһәрендәге әдәбият фестивале 1997 елдан бирле үткәрелә. Быел инде 21нче тапкыр бөтен дөньядан язучылар, шагыйрьләр килеп, үзләренең китапларын тамашачыларга тәкъдим итте. Чара 6нчы сентябрьдән 10нчы сентябрьгә кадәр дәвам итә.


Чарада катнашучылар, билгеле инде, Гүзәл Яхинадан Казан - "милләтләр чатындагы шәһәр"дә яшәүнең язучыга тәэсире нинди булуы белән кызыксындылар.

- Бу мине формалаштырды, - диде Зөләйха Яхина.

- Казан ул шундый урын – анда төрле милләт кешеләре дус яши. Урамнан барасың – бер якта чиркәү, икенче якта, бераз баргач, мәчет. Һәм бу тәрбияли. Татар өлеше, рус өлеше, немец почмагы... (Казандагы "немец почмагы"ның кайда икәнлеге, билгеле инде, итальяннар сорамады - ИТ). Казанның таулы өлеше (итальяннар Казан тауларының кайда икәнен дә сорамады - ИТ), яр буе. Агач Казан, таш Казан. Бу күчешләр тәрбияли. Вакыт узгач, шушы шәһәрдә яшәвеңнең бәхет булуын аңлый башлыйсың.

- "Зөләйха күзләрен ача" аерым кеше тарихымы, әллә глобаль масштабтагы тарих турындамы?
 -Әлбәттә, минем зур тарих турында сөйлисем килде. Мин кеше тарихын зур тарих белән бәйләргә теләдем. “Раскулачивание” турында бездә күп язылган һәм мин үз алдыма бу хакта гына сөйләүне максат итеп куймадым. Мин бу вакыйгалар аша шәхси тарихны сөйләргә теләдем. Психологик аспект минем өчен тарихига караганда әһәмиятлерәк. Бу тарихи детальләрне мин бик тырышып өйрәндем, романның тормышчан булуын теләдем. 

Гүзәл Яхина төп героиня Зөләйханы “Алла белән ияләр тату яшәгән дөньядан” дип бәяләде. Бу хакта XX гасыр башында татар язучысы Каюм Насыйри да язган, мин берни дә уйлап чыгармадым. Мифология ул Зөләйха тормышындагы бер өлеш, ул шунда яшәгән. Ул башта башлыча ияләр белән аралашып яшәгән. Соңыннан кешеләр белән аралашу аны ияләр тормышыннан чыгара, дип аңлатты ул. 

Нинди китапны кабат укып чыгарга телисез дигән сорауга Гүзәл Яхина Джонатан Литтеллның “Благоволительницы” китабын атады. 

Тәкъдим итү кичәсендә Гүзәл Яхина Сара Шибетта белән дә сөйләште.

- Бер кешенең тәмугтагы тырышлыгы турына караганда, минем китабым күбрәк бергәләп яшәү турында.. Мортаза (Зөләйханың ире) һәм Упыриха (Мортазаның әнисе) арасындагы мөнәсәбәтләрдә ана белән ул арасындагы мөнәсәбәтләрнең икесе өчен дә никадәр аяныч булуын күрсәтергә теләдем. Үзенең баласына карата шулкадәр ярату төрле милләт хатын-кызларында булырга мөмкин.

- Идея нәрсәдә иде?
- Идея дә шунда иде: иң элек милли роман кебек сөйли башлап, соңыннан аны милли романнан өстен итү. Әйтергә кирәк, мин анасы өзелеп яраткан татар ире турында язмадым. Мин әнисе чирләр дәрәҗәдә яраткан ир турында яздым.

 Ниндидер мәҗүсилек моментларына килгәндә исә мин сезгә күренекле татар галиме, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 1910 елда чыккан “Казан татарларының мифологиясе” дигән китабын үрнәген китерәсем килә. Әлеге хезмәттә Аллаһка ышануның ияләр белән бер яссылыкта яши алуы тасвирлана.

- Ни өчен романда йомырка символы кертелде?
- Мөгаен, һәркемнең тормышында дөреслекне күрә торып, аны танырга көч җитми торган очраклар була торгандыр. Менә шуны күңелемнән табиб Лейб образында ачык күрсәтәсем килде. Шуның өчен дә йомырка уйлап табылды - ул аның башыннан каплый башлап, акрынлап бөтен гәүдәсен каплап, үкчәләренә диярлек җитә. Соңыннан, бу йомырка шартлый һәм профессорны азат итә. Бу вакыйга табиб Лейбның Зөләйхага малай табарга ярдәм иткән мизгелдә була.

Сезгә ничек итеп бала табу күренешен сурәтләвем турында кечкенә генә мәзәк сөйләп үтәсем килә. Бу вакыйга әсәрдә бик тәфсилләп сурәтләнгән. Минем 40 ел акушер-гинеколог булып эшләгән каенанам тайгада бала таптырганда нишләячәген сөйләп бирде. Аның сөйләмен әдәби кануннарга туры китереп эшкәртәсе генә калган иде. Ә инде китап дөньяга чыкканнан соң, каенанама кайчандыр бергә эшләгән коллегалары шалтыратып, “без синең акушерлык почергыңны таныдык” дип әйткәннәр. Ягъни, әсәрдәге Йосыф дөньяга Ленинград акушер-гинекологы ярдәмендә туды.


"Мин күбесенчә тарихи дөреслеккә басым ясадым"

- Сез татарча беләсезме?
- Әйе, мин татар телен беләм. Мөгаен, Зөләйха минем юлымны кабатлыйдыр. Чөнки мин өч яшемә кадәр саф татарча гына сөйләштем, ә аннары рус телен үзләштердем. Әмма мин романда тарихи дөреслеккә басым ясадым. Халыкны еш кына тайгалардагы авылларга җибәргәннәр, алар анда үзләре урнашкан, өйләр төзегән һәм бүтән тел чолганышында калган. Әйтик, минем әбием шикелле. Уналты ел Себердә торганнан соң, татар телен онытып диярлек, әби кире туган авылына кайта. Ул татар телен яңа баштан өйрәнергә мәҗбүр була. Әбием гомере буе авыл мәктәбендә татар балалары өчен рус теле дәресләрен укытты. 
 

“Хәзерге вакытта Сталин чорына кызыксыну арта”

“Зөләйха күзләрен ача” романын һәм андагы идеяләрне хәзерге сәясәт белән бәйләү максатын куймадым. Киресенчә, китапта шәхси тормышны яктыртып, бүгенге көннән ераккарак китәсем килде. Бу тарихның дәвамы булмаячак.

Романнан читкә китеп әйтсәк, хәзерге вакытта Сталин чорына кызыксыну артты.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар