​Әгъзам Гобәйдуллин Татарстанда узган сайлауларда күпме кеше тавыш биргәненә үз фаразларын җиткерде

Хәзер комиссия әгъзалары тавышларны саный.

Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда күпме кеше тавыш биргәне әлегә билгеле түгел. Шулай да Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлауда катнашучылар санына карата үз фаразын җиткерде. Кичке 18 сәгатькә ул 69,4 процент сайлаучыларның тавыш биргәнен искәртте.

Әгъзам Гобәйдуллин нәкъ 20 сәгатьтә республикада 2 мең 824 сайлау участогы ябылганын әйтте. “Татарстан буенча сайлауда якынча 77 процент кеше катнашкан дип уйлыйм”, - дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

ҮСК рәисе кичке 18 сәгатькә Башкортстан Республикасында 53,3, Марий Эл 47,6, Удмуртия 38,4, Самара өлкәсендә 44, 8, Ульяновск 44,6 процент кешенең тавыш биргәнен белдерде.

“Сайлау участоклары ябылуга, комиссия әгъзалары тавышларны санауга кереште. Бу өзлексез, эзлекле процедура. Бу тулы бер эш схемасы”, - диде Әгъзам Гобәйдуллин. ҮСК рәисе башта кулланылмаган бюллетеньнар юкка чыгарылуын, аннары күчерелмә әрҗәләрдәге бюллетеньнарны эшкәртү, аннары стационар әрҗәләрдән тавышлар саналуын, аннан берктемәләр тутыру һәм башка эшләр уздырылуын әйтте.

Тавышлар сайлау башта бер мандатлы сайлау округлары буенча, аннары федераль округ буенча үткәрелә.

Әгъзам Гобәйдуллин сайлау нәтиҗәләре буенча төгәл мәгълүматның барлык бюллетеньнар эшкәртелеп беткәч кенә билгеле булачагын әйтте.

http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 гыйнвар 2021 - 09:22
    Без имени
    Бик мэгьнэле эсэр.
    Соңгы әманәт - 5
  • 20 гыйнвар 2021 - 14:02
    Без имени
    Узен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез
    «Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
  • 20 гыйнвар 2021 - 12:25
    Без имени
    Бэхетле булсыннар.
    Бүген – нәфрәт, иртәгә – мәхәббәт
  • 20 гыйнвар 2021 - 13:35
    Без имени
    Бу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллер
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 19 гыйнвар 2021 - 15:52
    Без имени
    Узегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.
    Татар хатыны ниләр күрми
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...