Логотип
Яңалыклар

Гореф-гадәтләр: татарлар кендек бавын матчага кыстыра, бурятлар җиргә күмә

Казанда Халыкара «Мәдәниятләр меңьеллыгы» милли-гореф гадәтләр фестивале булып узды.

Фестивальгә узган ел нигез салынды. Аның барлыкка килүе гаҗәп түгел – Казанда 115 тән артык милләт кешесе яши. Дуслыкта һәм татулыкта! Милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү өчен аларның барысына да бердәй шартлар тудырылган. «Мәдәниятләр меңьеллыгы» фестивале безнең күпмилләтле республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, милли үзенчәлекләре белән берьюлы танышу мөмкинлеге тудырды. Фестивальне оештыручылар – Казан мэриясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге шушыларны күз алдында тоткан да. Фестивальне ачып җибәрү өчен сәхнәгә күтәрелгән кунаклар – Казан шәһәре муниципаль берәмлекләр Башлыгы урынбасары – Казан шәһәр Думасы рәисе урынбасары Евгения Лодвигова, Татарстан халыкларының «Дуслык» йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов та нәкъ шул сүзләрне кабатладылар: «Без бүген республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышабыз. Мондый чаралар безне тагын да якынайта. Бу халыкларның күбесе аңлы рәвештә Татарстанны инде күптән икенче Ватан итеп сайлады», – диделәр.

Фестиваль сәхнәсенә татарлар, руслар, керәшеннәр, яһүдләр, бурятлар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, әзербәйҗаннар, индуслар, вьетнамнар һәм әфганнар чыкты.

Татарлар («Зиләйлүк» фольклор коллективы, Саба районы) – кәләш бирнәсен әзерләү; мордвалар («Кудоатя» арт-группасы) – бозауны чукындыру: яшь кәләшне ишегалдындагы мал-туар белән таныштыру, терлекләрне аның кулына тапшыру; руслар («Зоренька» вокаль ансамбле, Биектау районы) – кәләшне кияү янына озату, киендерү; әфганнар – Ураза гаете бәйрәме; бурятлар (бурятларның Казандагы милли-мәдәни автономиясе) – ана баладан котылганнан соң соңгылыкны һәм кендек җебен күмү; чуашлар («Радуга» этник төркеме, Буа районы) – кыз озату йоласын күрсәттеләр. Тамашачы барлыгы 13 төрле йола белән танышты. Ә фестивальдә катнашырга теләк белдереп 80нән артык гариза кергән: иң-иңнәре генә сайлап алынган.

Фестиваль узган «Ак барс» Яшьләр үзәге фойесында кул эшләре осталарының күргәзмә-ярминкәсе дә эшләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=3688#step0

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар