Гөлдания Хәйруллина: “Элек эстрадада дуслык өстенлек итә иде, хәзер барысы да акчага кайтып калды”

Татарстанның атказанган артисткасы, эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина тамашачы күз алдыннан озак еллар югалып торган иде. Шушы көннәрдә “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына катнашырга әзерләнеп йөргән Гөлдания Хәйруллина үзенең югалып торуы сәбәпләре, мәрхүм ире, композитор Рөстәм Хәйруллинның истәлеген яңартуы һәм иҗаты тырында сөйләде.
- Мин озак еллар - ун елдан артык - телевидениедә күренмәдем, чөнки битем бик каты бозылды. Сольный концертлар бирдек, Россия буйлап йөрдек, якын чит илгә дә бардык, ләкин телевидениедән күренмәгәч, тамашачы югалта, яшьләр бөтенләй белми. 2010 елда тәвәккәләп, беренче концертымны төшердем, ул кешегә бик ошады. Ә инде “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында башкарылачак җыр белән ныклап кереп киттем. Бу Оскар Усмановның Анна Попова сүзләренә язылган яңа җыры.
- Гөлдания, сез шоу-бизнесның тенденцияләрен белеп эшлисезме? Сез күренә башлаган еллардагы һәм бүгенге эстрада аерыламы?
- Әлбәттә, аерыла инде. Хәзер бит ниндидер бер кайнашу, ашыгу-кабалану... Элегрәк без тынычрак иҗат итә идек. Иҗат коллективлары очрашып, “Сандугач”, “Кышкы моңнар” фестивальләрендә катнашып, һәрберебез үз иҗаты белән таныштыра иде. Конкуренция булса да, дуслык өстенлек итә иде. Аралашып эшли идек. Хәзер ничектер ашыгычка китте, акчага кайтып калды бит инде. Бу күп җырчыларга иҗат итәргә дә комачаулыйдыр. Мин тынычрак эшләргә тырышам. Җыр артыннан җырны алыштырып, бәлки, бу җыр халыкка ошар, бәлки монысы дип, ел саен җыр алыштырып, программа үзгәртергә яратмыйм. Җырларны катлаулындырып, трюклар белән баетам. Рөстәмнең “Кайда син?” дигән җырын һава алкасында атынып башкардым. Берсен кыршаулар әйләндереп әзерләдем. Бер җырымда сәхнәдән чыкмыйча күлмәкләрне алыштырдым. Костюмнар трансформациясе дип атала. Концертларымны кызыклы, күңелле, сыйфатлы итеп эшләргә тырышам. Эшемне рекламалап, шаулап йөри торган җырчы түгел, әкрен генә эшләп йөрим. Халык бик ошата концертларымны.
- Җыр табу проблемасы бармы?
- Минем җыр табу проблемасы булмады. Хәзер дә юк. Нинди җыр бар – шуңа капланмыйм. Тавышыма туры килә торганны гына сайлап алам. Моңлы халык җырларын җырлыйм, катлаулырак эстрада җырларын башкарам. Йә бик әкрен, йә бик кызу җырларны яратам, уртача җырлар миңа барып та бетми, бик яратып та бетермим. Такмак булса да, матур булырга тиеш! Рөстәм 3000нән артык җыр язып калдырды. 100гә якын җыры кергән китабын әзерләп бетереп киләм. Эшләрем күп, аның өчен дә, үзем өчен дә эшлисем бар. Мин аның исемен дә яшәтергә тиеш. Кызым Лилия дә булыша. Үзе китеп баргач, 2010 елның ноябрь аенда аны искә алу кичәләрен үткәрер алдыннан аның җырларын күп кенә җырчыларга тараттым. Зөһрә Сәхәбиева, Хәния Фәрхи, Илсаф, Гүзәл Уразова җырлады, үзебезнең Чаллы артистлары Габидулла Хөрмәтуллин, Ринас Әхмәтовлар җырлады. Искә алу концертларын Әлмәттә, Чаллыда үткәрдек. Бу китапны да чыгарып бетерә алсам... Бик авыр икән ул китап җыюы. Китап ноталары белән бергә җыр текстларыннан һәм истәлекләрдә туплана. Шул китапны чыгарсак, Аллабирса, җырчылар белән бергә пезентациясен үткәрер идек дигән хыяллар белән йөрим. Берничә кешенең истәлеген генә көтәсе алды. Язга чыгарырмын дигән идем – көзгә калыр ахрысы. Рөстәм киткәнгә җиде ел булганда.
- Гөлдания ханым, сезнең төп тамашачыгыз кем ул?
- Төп тамашачы яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкән тамашачы да килә. Концертны төрле тамашачы өчен әзерлим.
- Бүген эстрадага аяк баскан яшьләргә киңәшләрегез?
- Эстрада гел шушындый җиңелчә җырларга кала башлады шул әле. Халык ни сорый шуны... дигәннән, ә бит ул халыкны бит җыярга кирәк. Халыксыз гына җырчы булып булмый. Шуңа концертта төрле җыр булырга тиееш дип уйлыйм - эстрада җыры да, халык җыры да, такмагы да... Мин солянкалардан бигрәк, үз концертларымны куярга яратам. Солянка-концертларда берме-икеме җыр чыгып җырлыйсың - кайбер кеше шул бер җыры белән фейерверк ясый ала. Ә сольный концертларын уңышлы куйган кеше төссезрәк тә күренергә мөмкин. Мин үземне күбрәк сольный концертлар күрсәтәм дип саныйм. “Киләчәктә әле сюрпризларым булыр әле.”Үчләр итеп елларга, җырларга да җырларга...” – дип тәмамлады сүзләрен Гөлдания Хәйруллина.
чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.