Гали авылы татарлары Ак калфак рәисе Кадрия Идрисовадан тәрбия дәресе алды

Самара өлкәсендәге иң зур татар авылы булган Галидә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы бүген милли тәрбия дәресе үткәрде. Гали авылы урта мәктәбендә укучы балаларга дәресне Казаннан «Ак калфак» бөтендөнья оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бирде.
Үзенең эшчән халкы белән дан тоткан Гали авылында хатын-кызлар милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм яшь буынга тапшыру максатында, узган ел, Казанда «Ак калфак»ларның дүртенче форумында катнашып кайтканнан соң берләшкән. Бу - Самара өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте карамагында 2013 елдан эшләп килүче «Ак калфак» оешмасының беренче бүлекчәсе. Бераздан тагын шундый ук бүлекчәләр Мәчәләй, Иске Җүрәй авылларында һәм Сызрань шәһәрендә ачылган.

«Без үзебезнең бурычны балаларга милли тәрбия бирүдә күрәбез, - ди Гали авылының «Ак калфак» җитәкчесе, 42 ел мәктәптә математика укытучы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр ханым Шәйхетдинова. – Шуңа күрә бөтен чараларыбыз балалар катнашында үткәрелә».
Похвистнево районындагы 700 хуҗалык, 2 меңнән артык халык исәпләнгән Гали авылында өч мәчет, мәдрәсә, татар китапханәсе эшли. 2010 елдагы Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнгәндә авыл тарихы музее төзелгән. Гали урта мәктәбендә бүген 229 бала белем ала. Анда Гали авыл җирлегендәге Нугай һәм Красный мост авыллары балалары да укый. «Мәктәпнең 110 еллыгын билгеләп үттек. Бездә, нигездә, - татар балалары. Бер-ике үзбәк, әзербайҗан, катнаш никах балалары бар. 1-9 сыйныфларда атнага ике тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен укуга авырсынып, балаларын башка мәктәпкә күчергән гаиләләр дә, кызганычка, юк түгел. Югыйсә, ана теленә мәхәббәт, милли тәрбия беренче чиратта гаиләдә булырга тиеш. Шул вакытта гына милләтебезнең киләчәге булачак», - ди мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев.

Кәүсәр ханым сүзләренчә, бүген авылда «Ак калфак» эшчәнлегендә утызлап хатын-кыз актив катнаша. Авыл музееның бер бүлмәсен эш урыны итеп корып куйганнар. Үткән бер ел эчендә алар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә җәлеп итеп, кул эшләре остаханәләре, дини һәм милли бәйрәмнәр, әле күптән түгел генә каз өмәсе оештырган. Галилеләр чиккән калфакларны күреп, райондагы рус хатын-кызлары да кызыккан. «Безгә һәр эштә таяныч-терәк - авылыбыз эшмәкәре Расыйх Латыйпов. 2008 елдан ул районның «Туган тел» татар җәмгыятен җитәкли. Абыйсы Мөдәррис мәдрәсәгә ярдәм итә», - ди Кәүсәр ханым. Китапханәче Фәимә ханым Зарипова «Туган тел» рәисе авыл халкын яңа дөнья күргән татар китаплары белән тәэмин итүне дә онытмавын әйтә.
Быелга планнарның берсе - Гали авылында балалар, әти-әни, әби-бабайлар белән берлектә, зурлап «Гаилә бәйрәме»н уздырырга әзерләнәләр.

«Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова яшь буынны «томшыкларын ачып, әнисе җим салганны көткән кош балалары» белән чагыштыра. «Балаларга рухи азык кирәк, алар аны кабул итәргә әзер, безгә, өлкәннәргә, әни-әти, әби-бабайларга шуны аңларга кирәк. Балаларга рухи, милли кыйммәтләрне кечкенәдән сеңдерергә тиешбез», - дип мөрәҗәгать итте Кадрия Идрисова Гали авылы хатын-кызларына. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет-мәдрәсәгә ул «Ак калфак» оешмасы чыгарган «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте.

Кадрия Идрисова үткәргән «Тәрбия дәресе»нә Самараның үзеннән дә «Ак калфак» оешмасы вәкилләре Гөлфия Кәримова, Гөлнара Насыйрова, «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Асия Сәйфетдинова килгән иде. Ханымнар Татарстанның Балтач районындагы «Ак калфак»лар оештырган «Бишек туе» сценарие белән кызыксынды. Киләчәктә Гали авылында, Самара өлкәсенең татарлар яшәгән башка район һәм авылларында да татар гаиләсендә һәм башка милләтләрдә яңа туган сабыйны тәрбия кылу үзенчәлекләренә багышланган бишек туйлары уздырылыр дип көтелә. Кадрия Идрисова, мәсәлән, мәктәпләрдә «Тирә-юньне өйрәнү» дәресе генә балаларга тулы мәгълүмат бирергә сәләтле түгеллеген ассызыклады.
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.