Фуат абый, Сез күңелләребездә калырсыз...

Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган.
Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген, ягъни 29 февраль сәгать 11дә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) була.
Белешмә өчен. Ф.Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, 1949-1954 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләп алгач, Казанга килә, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясен яклый. Шушы институтта фәнни хезмәткәр, тел белеме бүлеге мөдире булып эшли. Аннары институтның лексикография һәм лексикология бүлеге мөдире. Ф.Ә.Ганиев – Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында, Казан педагогика университетында дәресләр алып баручы профессор да була.
Ф.Ә.Ганиевның фәнни эшчәнлегендәге төп юнәлешләр – грамматика, татар телендә сүз ясалышы, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемә сүзлекләрен төзү, татар теленең орфография мәсьәләләрен эшләү. Аерым алганда, ул – татар тел белеме һәм тюркология проблемалары буенча 18 монография, 300дән артык мәкалә авторы, русча-татарча һәм татарча-русча, татарча-төрекчә һәм төрекчә-татарча сүзлекләр, татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге автордашы, татар телендәге 20дән артык капиталь сүзлекнең фәнни редакторы һәм автордашы, татар теленең өч томлы академик грамматикасының фәнни редакторы һәм төп авторларыннан берсе.
сылтама: http://tatar-inform.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.