Фәрит Мөхәммәтшин: “Россия Федерациясенең көче – аның бердәмлегендә”

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу дәүләт бәйрәменең тарихи-әхлакый тамырлары тирәнгә барып тоташа, һәм ул, XVII гасыр башындагы вакыйгалар турындагы истәлекләр уңаеннан, гамәлгә куелды. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз – төрле милләт, катлам һәм дин вәкилләре – Ватаныбызны илбасарлардан азат итеп, Россия дәүләтендәге фетнәләргә һәм тирән кризиска нокта куя. Россиялеләрнең туган җиргә карата чиксез мәхәббәте һәм аның язмышы өчен җаваплылыгы, батырлыгы авыр вакытларда зур җиңүгә ирешергә ярдәм итә.
XXI гасырда яшәүчеләр өчен бу бәйрәм илебезнең тарихи үткәнен барлау гына түгел. Ул күп милләтле Россия халкының аерылгысыз бердәмлеген, гомуми максатларга ирешү, уникаль тарихи хәтерне һәм илебезнең бай мәдәниятен саклау, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау идеясен чагылдыра. Россия Федерациясенең көче – аның бердәмлегендә. Ил җилкәсенә нинди генә сынаулар килсә дә, нәкъ менә җәмгыятьнең бердәмлеге, этносара тынычлык һәм конфессияара татулык һәрвакытта да алга бару өчен иң мөһим шартлар булып тора, россиялеләргә хакыйкать юлында ышаныч өсти.
Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең алга киткән субъектларыннан берсе, куәтле сәнәгать һәм инновация төбәге. Татарстанлылар бөтен ил өчен уртак булган өметләр һәм максатлар белән яши. Без туасы көн уңышлы һәм тыныч булсын, ә балаларыбыз һәм оныкларыбыз Бөек Россия гражданнары булулары белән горурлансыннар өчен намуслы хезмәт итәбез. Гражданлык татулыгын һәм толерантлыкны, халыклар дуслыгын ныгыту һәм борынгы Татарстан җирендә гасырлар буе яшәүче халыкларда мәдәни кыйммәтләргә ихтирам тәрбияләү эшендә шактый тәҗрибә тупланды. Һәркайсыбыз Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тоеп яши. Рухи бердәмлек һәм туган илебез өчен горурлык хисе безне бүген дә, алга таба да берләштерсен.
Хөрмәтле татарстанлылар! Ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган бу истәлекле көндә сезгә бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык телим! Бәйрәм белән!” – диелә ТР парламенты башлыгы Ф.Х.Мөхәммәтшин мөрәҗәгатендә.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/04/115221/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
5 февраль 2023 - 15:51Без имениМәхәббәт түгел бу, вакытлыча гына булачак бу аралашу.«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.